Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якташлар үрләр яулый

Түбән Камадагы "Мамадыш якташлыгы" җәмгыяте секретаре Нурзия Рәшит кызы Мирхазова тормышында чираттагы шатлыклы вакыйга булды. Ул "Татарстанның атказанган укытучысы" Мактаулы исеменә лаек булды. Түбән Козгынчы авылында гади колхозчы гаиләсендә туып-үскән кыз гомерен Түбән Кама шәһәре белән бәйли. Бүген ул - биредәге 39нчы балалар бакчасында югары категорияле өлкән тәрбияче-методист. "Аналарга мәхәббәт...

Түбән Камадагы "Мамадыш якташлыгы" җәмгыяте секретаре Нурзия Рәшит кызы Мирхазова тормышында чираттагы шатлыклы вакыйга булды. Ул "Татарстанның атказанган укытучысы" Мактаулы исеменә лаек булды.
Түбән Козгынчы авылында гади колхозчы гаиләсендә туып-үскән кыз гомерен Түбән Кама шәһәре белән бәйли. Бүген ул - биредәге 39нчы балалар бакчасында югары категорияле өлкән тәрбияче-методист. "Аналарга мәхәббәт тәрбияләү", "Минем Ватаным-Татарстан", "Туган телем-Тукай теле", "Мин бәхетле гаиләм белән" исемле методик кулланмалар эшләп бастырган. Соңгысы республика Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2500 данә бастырып таратылган. Якташыбызның "Ана хисе", "Бүләк" исемле әдәби китаплары да бар. Узган ел ул Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш районы хакимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясенә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев