Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ягез, бер дога

Шагыйрь, язучы гомере үзе яшәгән еллар белән генә чикләнми. Бакыйлыкка күчкәч тә алар әсәрләре белән яшиләр. Якташыбыз, каләмдәшебез Сәяф Шәйхи дә бүген дә безнең арабызда. Матбугат битләрендә шигырьләре басылып тора. Җәмәгате Мөсфирә ханым тырышлыгы белән, быел "Һәр минутым ярсу дулкын" исемле чираттагы китабы дөнья күрде. Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры...

Шагыйрь, язучы гомере үзе яшәгән еллар белән генә чикләнми. Бакыйлыкка күчкәч тә алар әсәрләре белән яшиләр. Якташыбыз, каләмдәшебез Сәяф Шәйхи дә бүген дә безнең арабызда. Матбугат битләрендә шигырьләре басылып тора. Җәмәгате Мөсфирә ханым тырышлыгы белән, быел "Һәр минутым ярсу дулкын" исемле чираттагы китабы дөнья күрде. Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Шәрифуллина, үзәк һәм балалар китапханәләре хезмәткәрләре тырышлыгы белән, узган атнаның җомгасында аны тәкъдир итү кичәсе дә үткәрелде. Шагыйрьне искә алырга каләмдәшләре Вахит Галиев, Рафаил Газизов, Вәрис Гали, Илнур Юнысов, иҗатташ дуслары Булат Юнысов белән Илдар Хуҗа, шәһәрдәге 1нче санлы, укытучылары Зәйтүнә Мәхмүтова җитәкчелегендә Кызыл Тау мәктәбе укучылары, район үзәк китапханәсе каршында эшләүче "Серле каләм", балаларның "Дулкыннар" түгәрәкләре членнары килгән иде. Кичә Сәяф Шәйхи шигырьләре буенча китапханәчеләр әзерләгән композиция белән башланып китте. Вахит Галиев, Вәрис Гали, Рафаил Газизов, Рәмзия Биктаһирова шагыйрь турындагы истәлекләре белән уртаклашып киттеләр, аның иҗатына югары бәя бирделәр. -Безнең халыкның бик зур өч бәйрәме бар. Шуларның берсе-җомга. Менә шундый изге көнне китапханәчеләребез бакыйлыкка күчкән шагыйребез турында шушындый матур, җылы кичә үткәргәннәр икән, бу - зур изгелек. Мамадыш - Татарстанның күп кенә бөек шәхесләрен биргән төбәк. Дөнья аренасына чыккан кешеләребез күп булганга безнең халык талантлы улларына гади итеп карый. Сәяф ага олы шагыйрь иде. Кулына каләм алган кешеләр-дөньяда иң батыр кешеләр. Язганнарың белән дөнья каршына чыгып басасың. Алар нечкә күңелле, тиз яраланалар. Шуңа алар аз яшиләр.

Бу кичәне оештыручыларга зур рәхмәт, - диде Рафаил Газизов. Китапханәчеләр, Кызыл Тау мәктәбе укытучылары һәм укучылары, Мөсфирә ханым Сәяф Шәйхинең шигырьләрен укыдылар. Фәридә Ибраһимова аңа атап шигырь дә язган. Булат Юнысов белән Илдар Хуҗа аның җырларын башкардылар. Булат Юнысов аның күп кенә шигырьләрен көйгә салган. "Сәяф: "Шигырьләр минем кулымнан агып кына тора,"-ди торган иде. Әле тагын бастырасы биш китабы бар. Алла бирса, аларын да халыкка җиткерергә тырышачакмын," - диде Мөсфирә ханым. "Бу кичә Сәяф ага рухына дога булып барып ирешсен," - диде Лилия Шәрифуллина.

Земфира Фәттахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев