Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңаручы утрау-шәһәр

Борынгылык һәм заманчалык. Бу ике төшенчә биредә тыгыз үрелеп бара. Бүгенге Свияжск утрау-шәһәрчегенең үзенчәлеге шунда. Изге Ксения Римлляныни чиркәвенең православие лагерында ял итүче балалар белән узган атнада Свияжскка күмәкләп зиярәт кылдык. Зөя утравының гына түгел, ә XVI-XX гасырлардагы чиркәүләр тарихы белән дә якыннан таныштык. Бүген биредәге тарихи һәйкәлләр һәм архитектура...

Борынгылык һәм заманчалык. Бу ике төшенчә биредә тыгыз үрелеп бара. Бүгенге Свияжск утрау-шәһәрчегенең үзенчәлеге шунда. Изге Ксения Римлляныни чиркәвенең православие лагерында ял итүче балалар белән узган атнада Свияжскка күмәкләп зиярәт кылдык. Зөя утравының гына түгел, ә XVI-XX гасырлардагы чиркәүләр тарихы белән дә якыннан таныштык. Бүген биредәге тарихи һәйкәлләр һәм архитектура комплексы федераль дәрәҗәдәге кысаларны да узып китә. Свияжск 1998нче елда ук ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас үзәгенә алты номинация буенча махсус исемлеккә кертелгән. 2010нчы елда ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Болгар һәм Зөяне саклау һәм үстерү республика "Яңарыш" фонды программасы нигезендә киң масштаблы эш башланды. Үз эченә барлык тарихи объектларны, инфраструктураны реставрацияләү, биредә гомер кичерүчеләрнең яшәү фондын яңартуны үз эченә ала ул. Безне биредә серле чынбарлык һәм мистик үткәннәр чигендә тору хисе чолгап алды. Бәхетле һәм фаҗигале символларны, аларның үзенчәлекле энергетикасын һәр күзәнәгең белән адым саен тоясың. Бөек Октябрь революциясенә кадәр утрау христианнар өчен рухи-әхлакый, динне камилләштерү үзәге булган, аннары-караңгы чоңгыл, кирегә китү, яшәешнең юклыгы... Узган гасырның кырыгынчы елларында ук әкияти утрау-шәһәрнең танырлыгы калмый. Таланган, шартлатылган, теләсә ничек мыскылланган храмнар хәрәбәләре, Казан һәм Свияжск архиепискобы Изге Германның мәсхәрәләнгән табуты, куәте... Соңгы чигенә җиткән вәхшилек. Казан сәнгать белгечләре, галимнәренең кискен протесты бик аз нәрсәләрне музей фондына күчерергә, саклап калырга булыша. Утрауда яшәүчеләрнең бер буыны гына кичермәгән ул җаннарны тетрәндергән тарихи вакыйгаларны. Гыйбадәтханәләр төрмәләр, психик хастаханәләр булып хезмәт итсә дә, православиенең таяныч-терәге булган утрауны җир йөзеннән себереп түгә алмаганнар. Бүгенге көндә монастырьда игумен Силуан җитәкчелегендә ун монах хезмәт итә. Алар бирегә Раифа монастыреннан килгәннәр. Җирле үзидарә бар, тулы булмаган мәктәп эшли. Археологлар эзләнүләрен дәвам итәләр, реставрацияләүчеләр, ямьләндерүчеләр кызу эштә. Шәһәрдәшебез Сергей Костин горурлык белән игътибарыбызны монастырь бинасының ярымәйләнә рәвешендә ясалган тәрәзәләренә юнәлтте: "Монысы-безнең хезмәт җимеше!" Туристлар һәм зиярәт кылучыларның саны әлегә күп түгел. Бу әйләнә-тирә мохит белән тыгыз бәйләнешнең аерым атмосферасын тудыра. Без бирегә яңадан әйләнеп кайтырбыз әле!

Наталья Якимова Изге Ксения Римляныни чиркәвенең православие лагерында ял итүче балалар Свияжскта. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев