Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа юл тапкан Рифнур

Административ комиссия үзенең июнь аенда Шәдче төбәгенә ясаган рейды вакытында берничә кешегә торак пунктларның төзеклеген бозган өчен беркетмәләр тутырган булган. Комиссиянең узган утырышында алар тикшерелде һәм чаралар күрелде. Фәнил Хуҗин да, Газинур Хаҗиев та төзелеш өчен алып кайткан бүрәнәләрен бакча башларында саклаганнар. Алар анда шактый вакыт яткан булганнар инде. Түбән...

Административ комиссия үзенең июнь аенда Шәдче төбәгенә ясаган рейды вакытында берничә кешегә торак пунктларның төзеклеген бозган өчен беркетмәләр тутырган булган. Комиссиянең узган утырышында алар тикшерелде һәм чаралар күрелде.
Фәнил Хуҗин да, Газинур Хаҗиев та төзелеш өчен алып кайткан бүрәнәләрен бакча башларында саклаганнар. Алар анда шактый вакыт яткан булганнар инде. Түбән Камадан күченеп кайткан Илсур Галиәхмәтов такталарын һәм бүрәнәләрен хуҗалыгы янындагы тыкрыкка өеп куйган. Мамадыштан комиссия килеп киткәч һәм полициянең участок уполномоченные беркетмә төзегәч, өчесе дә төзелеш материалларын урнаштырырга үз хуҗалыклары территориясендә урын тапканнар.
Мамадышның Энгельс урамында яшәүче Инна Әминовага өй каршында шактый вакыт таш өеме яткан өчен беркетмә тутырылса да, аны ишек алдына яки бакча ягына кертү чаралары күрмәгән. Кумырыктан Валерий Мансуров та такталарын һәм кирпечләрен рөхсәтсез урамда саклаган. Аларның барысына да административ чаралар күрелде.
Югары Якедә яшәүче Рифнур Нуруллинны берничә тапкыр Мамадышның Давыдов урамында "Яна" кибете янында машина белән утын сатып торганда очраталар. Бу хәл еш кабатлангач, урам сәүдәсе кагыйдәләрен бозган өчен беркетмә тутырыла. Аңа Татарстан Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3.2нче маддәсе буенча чара күрелде. Утын сәүдәсе белән шөгыльләнүчеләр Мамадышта, Красная Горкада да бар. Әмма алар утын сатулары турында газетага белдерү биреп эшлиләр. Кирәк кеше үзе чылтырата да, адресы буенча илтеп кенә бирәләр, закон сагында торучылар белән дә проблемалар килеп чыкмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев