Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа лидер

Язгы кыр эшләрендә катнашучы механизаторларның район ярышында беренче урынга "Трудовик" агрофирмасы механизаторы Николай Игнатьев күтәрелде. Николай-игенчеләр династиясеннән. Соңгы елларда ул "Трудовик хуҗалыгында хезмәт куя. Елның-елында күрсәткечләре югары. Быелгы язгы кыр эшләрендә дә "МТЗ-1221" тракторы белән 739 гектарда уҗымнарны һәм күпьеллыкларны тукландырырга, 172 гектарда дым каплатырга һәм 790 гектар чәчү үткәрергә...

Язгы кыр эшләрендә катнашучы механизаторларның район ярышында беренче урынга "Трудовик" агрофирмасы механизаторы Николай Игнатьев күтәрелде. Николай-игенчеләр династиясеннән. Соңгы елларда ул "Трудовик хуҗалыгында хезмәт куя. Елның-елында күрсәткечләре югары. Быелгы язгы кыр эшләрендә дә "МТЗ-1221" тракторы белән 739 гектарда уҗымнарны һәм күпьеллыкларны тукландырырга, 172 гектарда дым каплатырга һәм 790 гектар чәчү үткәрергә өлгергән инде. Шулай итеп, Николай барысы 46,4 норма-смена эш башкарган. "Тәкәнеш" агрофирмасының "Чулпан" бүлекчәсеннән Фәрит Галәветдинов аннан 2 норма-сменага гына калыша. Ул да язгы кыр эшләренә беренчеләрдән булып керешкән механизатор. Соңгы атнада "Мамадыш азык-төлек корпорациясе" тракторчылары да эш күләмнәрен арттырдылар. Әлеге җәмгыятьтән 39,4 норма-смена эш башкарып Разиф Нәҗмиев-өченче, аннан азга гына калышып, Нуретдин Шәрифуллин дүртенче урынга күтәрелделәр. "Тәкәнеш" агрофирмасының "Родина" бүлекчәсеннән Рашат Гыйльметдинов бишенче урынга чыкты. "Тәкәнеш" агрофирмасының "Алга", "Чулпан бүлекчә"ләре тракторчылары да нәтиҗәле эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X