Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа җитәкче һәм яңа бурычлар

Мамадыш район кулланучылар җәмгыятендә яңа җитәкче. Узган атна җомгасында үткән җыелышта идарә рәисе итеп Людмила Уразлина сайланды. Ул 1979нчы елда туган, әлеге системада 1999нчы елдан бирле эшли. 2006нчы елда читтән торып Казан кооператив университетын тәмамлый, бухгалтерлык учеты, анализ һәм аудит белгечлеге ала. Җәмгыятьтә эшләү дәверендә эш башкаручы, сәүдә базасында бухгалтер,...

Мамадыш район кулланучылар җәмгыятендә яңа җитәкче. Узган атна җомгасында үткән җыелышта идарә рәисе итеп Людмила Уразлина сайланды. Ул 1979нчы елда туган, әлеге системада 1999нчы елдан бирле эшли. 2006нчы елда читтән торып Казан кооператив университетын тәмамлый, бухгалтерлык учеты, анализ һәм аудит белгечлеге ала. Җәмгыятьтә эшләү дәверендә эш башкаручы, сәүдә базасында бухгалтер, планлаштыру-анализлау бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкара. 2002нче елның августында профсоюз комитеты рәисе итеп сайлана. Ике кызы бар. Җыелышта район кулланучылар җәмгыяте алдында торган бурычлар, үзгәртеп корулар турында да сүз алып барылды. Анда район башлыгы Анатолий Иванов, "Татпотребсоюз" идарәсе рәисе урынбасары Госман Идиятов катнаштылар, чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев