Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа һиҗри ел белән!

Кадерле мөэмин-мөселман кардәшләр! 24 октябрь көне тәмамланып, ахшам намазына азан әйтелү белән Яңа - 1436 нчы һиҗри ел үз көченә керде. Ул - пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең Мәккәдән Мәдинә шәһәренә һиҗрәт кылуы (күченүе) белән бәйле ел исәбе. 1 мөхәррәм - Яңа елның беренче көне. Ислам динен тотучы яки аңа хөрмәт белән...

Кадерле мөэмин-мөселман кардәшләр!

24 октябрь көне тәмамланып, ахшам намазына азан әйтелү белән Яңа - 1436 нчы һиҗри ел үз көченә керде. Ул - пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең Мәккәдән Мәдинә шәһәренә һиҗрәт кылуы (күченүе) белән бәйле ел исәбе. 1 мөхәррәм - Яңа елның беренче көне. Ислам динен тотучы яки аңа хөрмәт белән караучы райондашларыбызны ихлас күңелдән Яңа ел белән тәбриклибез. Аллаһ Тәгалә барчабызга саулык-сәламәтлек, иҗтиһадта уңышлар, иман ныклыгы, илебезгә иминлек насыйп әйләсен. Яңа ел дингә килеп җитә алмаганнарга гамәл-гыйбадәтне башлау, намазларга басу елы булса иде. Амин.
Илһам хәзрәт Миннегалиев,
Мамадыш районы мөхтәсибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев