Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа бизәкләр өстәлә

Бөек Җиңү көнен каршы алуга әзерлек эшләре башланды. Кар эреп көннәр җылытуга, һәйкәлләрне, аларның әйләнә-тирәсен тәртипкә китерә башларга кирәк булачак. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова мәгариф, мәдәният, социаль яклау, матбугат тармаклары, ЗАГС вәкилләре белән үткәргән киңәшмәдә Җиңү көне үткәреләчәк башка чаралар да уртага салып сөйләшенде. Хезмәт коллективлары...

Бөек Җиңү көнен каршы алуга әзерлек эшләре башланды. Кар эреп көннәр җылытуга, һәйкәлләрне, аларның әйләнә-тирәсен тәртипкә китерә башларга кирәк булачак.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова мәгариф, мәдәният, социаль яклау, матбугат тармаклары, ЗАГС вәкилләре белән үткәргән киңәшмәдә Җиңү көне үткәреләчәк башка чаралар да уртага салып сөйләшенде. Хезмәт коллективлары бүгеннән бәйрәм колонналарын бизәү турында кайгырта башларга тиешләр, диелде. 15нче май көнне шәһәребездә быел алтын туйларын билгеләп үтүчче юбилярларны тәбрикләү дә оештырыла. Район буенча аларның саны илледән артыкка җыела инде. Әлеге бәйрәм кысаларында, район мәдәният йорты каршындагы сәхнәдә татар, керәшен, рус, удмурт, мари халыкларының кыз ярәшү, туй, балага исем кушу йолалары да күрсәтеләчәк.
Юбилярларның киленнәре арасында аш-суга осталык бәйгесе дә оештырыла. Кыскасы, төрле күңелле бизәкләргә бай бәйрәм булачак ул да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев