Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ватан кайдан башлана

"Мамадыш районында хәрби-патриотик тәрбия эше тиешле дәрәҗәдә алып барыла." Узган атна чәршәмбесендә комплекслы тикшерү буенча эшләгән махсус комиссия әгъзаларының уртак фикере бу. Николай Михайлов Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы, җөмһүриятебез Хәрби комиссариатының армиягә чакыру гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү бүлеге начальнигы, полковник Дмитрий Гурылев җитәкчелегендәге, составында әлеге ведомство, Эчке эшләр, Мәгариф, Яшьләр...

"Мамадыш районында хәрби-патриотик тәрбия эше тиешле дәрәҗәдә алып барыла." Узган атна чәршәмбесендә комплекслы тикшерү буенча эшләгән махсус комиссия әгъзаларының уртак фикере бу.

Николай Михайлов
Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы, җөмһүриятебез Хәрби комиссариатының армиягә чакыру гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү бүлеге начальнигы, полковник Дмитрий Гурылев җитәкчелегендәге, составында әлеге ведомство, Эчке эшләр, Мәгариф, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, Сәламәтлек саклау министрлыклары вәкилләре булган комплекслы комиссия белем бирү учреждениеләрендә булдылар. Төбәгебездә гражданнарны армиягә әзерләү, агымдагы елда армиягә алуны оештыру, мәктәпләрдә хәрби-патриотик тәрбия алып бару өчен шартлар кызыксындырды аларны. Район хакимиятенең конференция залында эшләренә йомгак ясаганчы районыбыз шефлыкка алган Чиләбе өлкәсендәге якташларыбыз күпләп хезмәт итә торган хәрби часть командиры белән турыдан-туры элемтә урнаштырылды. Ул Мамадыш районы егетләренең солдат киеме кигәнче үк армиягә ныклы әзерлек белән килүләренең төп сәбәбе төбәктә хәрби-патриотик тәрбиягә, хәрби хезмәткә әзерлеккә җитди игътибар бирелүен ассызыклап үтте.
Чыннан да, соңгы елларда әлеге проблема уңай якка чишелеш тапты. Солдат булырга белем бирү учреждениеләреннән үк әзерләнә башлыйлар дисәк, һич арттыру булмас. Хәрби хезмәт нигезләрен өйрәнүгә 682 укучы җәлеп ителгән. Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре (ТКН) дәресләрендә сәламәт тормыш рәвешенә, беренчел медицина ярдәме күрсәтүгә, шәхси гигиенага, йогышлы авырулар, гомумән шәхси сәламәтлеккә кагылышлы темаларга өстенлек бирелә. Бу эштә мәктәпләрнең медицина хезмәткәрләре дә читтә калмый. Алар класстан тыш чараларда теорияне практика белән бергә алып баралар. Комиссия белем бирү учреждениеләрендә үткән материалны үзләштерү сыйфатының югары булуын ассызыклап үтте. Яшүсмерләрнең физик әзерлек дәрәҗәләре 4,7 балл тәшкил итә. Бу уртача республика күрсәткеченнән 0,5кә күбрәк. Бүгенге көндә район мәктәпләрендә ТКН буенча 35 мөгаллим бар. Аларның 27се хәрби хезмәт нигезләрен укытучы-оештыручы исемен йөртә. Ун кеше запастагы офицер. Мөгаллимнәр арасында үткәрелә торган район конкурслары да аларга эшләрендә этәргеч бирми калмый. Красная Горка урта мәктәбеннән Сергей Михайлов, республика конкурсы лауреаты. Районыбыздагы дистәләрчә спорт секцияләренең эшләве, иң мөһиме аларның һәм шәһәр транспортында аларга баруның барысы да бушка булуы комиссия әгъзаларын гаҗәпләндерми калмады. Чыннан да, төбәгебез җитәкчелеге үсеп килүче буын сәламәт, физик яктан нык булсын өчен киткән чыгымнарны капларга акчаны кызганмый.
Белем бирү учреждениеләренең укыту-матди базаларына килгәндә, бу өлкәдә проблемалар бар әле. Мәктәпләрнең кайберләрендә коралларга, саклану чараларына, тирларга һәм башкаларга кытлык кичерелә. Кызганычка каршы, тиешле таләпләргә җавап бирә торган ату урыннары бармак белән генә санарлык. Комиссия рәисе быел май аенда узачак биш көнлек хәрби җыеннарда сугышчан патроннар белән ату мөмкинлеге тудырылачагын ассызыклап үтте. Бөек Ватан сугышы һәм локаль конфликтлар ветераннары белән очрашулар уздыру да хәрби-патриотик тәрбия бирүдә эзсез югалмый. Өлкәннәргә ярдәм итү буенча да җитди эш алып барыла. Бүгенге көндә 400гә якын баланы берләштергән 35 тимурчылык отряды эшләп килә. Мәктәпләрдә тугыз "Форпост" отряды оештырылган. Аларга 122 укчы кыз һәм малай җәлеп ителгән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге дә хәрби-патриотик тәрбия бирүдән читтә калмый. Тәртип сагында торучылар армиягә барудан качып йөрүчеләрне барлау, эзләү белән генә чикләнми. Район хәрби комиссариаты, авыл җирлекләре, мәктәпләр белән бер булып, тәрбияви чараларда да катнашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев