Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вакытында тану кирәк

Район прокуратурасы тарафыннан "Кама урманы" ҖЧҖ эшчәнлегендә банкротлык турындагы закончалыкның үтәлешен саклауга кагылышлы тикшерү уздырылды. 2002нче елның 26нчы октябрендәге 127-ФЗ санлы "Банкротлык турындагы" Федераль законның 9нчы маддәсе нигезендә, бурычлы юридик затның җитәкчесе һәм шәхси эшмәкәр, әгәр бурычны түли алмау, яисә милкенең җитенкерәмәү билгеләренә җавап бирә икән, гариза белән арбитраж судка...

Район прокуратурасы тарафыннан "Кама урманы" ҖЧҖ эшчәнлегендә банкротлык турындагы закончалыкның үтәлешен саклауга кагылышлы тикшерү уздырылды. 2002нче елның 26нчы октябрендәге 127-ФЗ санлы "Банкротлык турындагы" Федераль законның 9нчы маддәсе нигезендә, бурычлы юридик затның җитәкчесе һәм шәхси эшмәкәр, әгәр бурычны түли алмау, яисә милкенең җитенкерәмәү билгеләренә җавап бирә икән, гариза белән арбитраж судка мөрәҗәгать итәргә бурычлы. Бу очракта гариза кыска вакыт эчендә - банкротлык билгеләре туган мизгелдән бер айдан да соңга калмыйча арбитраж судка җибәрелергә тиеш. Тикшерү барышында "Кама урманы" җәмгыятенең 1267689,55 сум бурычы барлыгы ачыкланды. Әлеге факт аның мәҗбүри салым һәм башка кредиторлар каршындагы кредит әҗәтләрен түли алмаганлыгын раслый. Банкротлык билгеләре була торып та, җәмгыять директоры Абрек Нәгыймов ҖЧҖне банкрот итеп тану турында мөрәҗәгать буенча үзенең бурычын үтәмәгән. Шуның нәтиҗәсендә ул РФ КоАПның 14.13нче маддәсенең 5нче өлеше нигезендә административ җаваплылыкка тартылды.

Нияз Сәйфетдинов, район прокуроры ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X