Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уйна, дустым, гармуныңны

Район мәдәният йорты узган атна шимбәсендә көне буе гармун, баян моңнарыннан арынмады. Чөнки биредә гармунчыларның Фәйзулла Туишев исемендәге XIII Республика конкурсының зона туры узды. Татар халкының борынгы уен коралларыннан саналган гармун, тальян моңын безгә бүгенге көндә әнә шундый фестиваль-конкурсларда гына ишетергә туры килүен танырга кирәк, җәмәгать. Әле моннан 20-30 ел...

Район мәдәният йорты узган атна шимбәсендә көне буе гармун, баян моңнарыннан арынмады. Чөнки биредә гармунчыларның Фәйзулла Туишев исемендәге XIII Республика конкурсының зона туры узды.
Татар халкының борынгы уен коралларыннан саналган гармун, тальян моңын безгә бүгенге көндә әнә шундый фестиваль-конкурсларда гына ишетергә туры килүен танырга кирәк, җәмәгать. Әле моннан 20-30 ел элек кенә авыл кичләрен, концерт-тамашаларны, бәйрәмнәрне, туйларны бу уен коралларыннан башка күз алдына да китерүе кыен иде. Җыр белән моң бер-берсеннән аерылгысыз бит алар. Бигрәк тә моң - һәркемгә якын сердәш, мәңгелек юлдаш. Ул гомере буе халык белән бергә атлый. Моңсу мизгелләрдә сөенеч тә. Шушы урында, бер шагыйрьнең халык көйләрен тыңласалар, бәйрәм генә булыр иде җирдә, дигән сүзләре күңелгә килә. Ә бит гармун халык күңелен яулый-яулый гасырлардан килгән уен коралы. Кызганычка каршы, җырларың белән мине юаттың, дип яшәүче, халкыбыз көйләрен бала-чактан ук күңеленә сеңдереп үскән, үзенең бөтен барлыгын шушы музыка коралына багышлаган гармунчыларыбыз да инде өлкәнәяләр. Зона турында катнашучыларның күпчелеген шулар тәшкил итүе дә шуны сөйли. Кичәне алып баручыларның, яшьләребез аларның традицияләрен дәвам итсеннәнр иде, дигән теләкләре белән тулысынчы килешәм. Безнең район данын яклаганнарның зур күпчелеген инде таныш йөзләр, сәхнә ветераннары тәшкил итүе төбәгебездә дә югарыда телгә алынган уен коралларында аларны алыштырырлык яшь буынның аз булуына басым түгелме соң? Бәйгедә аерым башкаручылар да, ансамбльләр дә мәртәбәле жюри алдында имтихан тоттылыр Аның әгъзаларына безнекеләрдән тыш, Актаныш, Сарман, Тукай, Питрәч районнарыннан, Түбән Кама, Алабуга һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән гармунчылар, баянчылар, составларында әлеге уен кораллары булган вокаль-инструменталь ансамбльләр чыгышларын бәяләргә туры килде. Иң-иңнәре Арчада узачак финал бәйгеләрендә катнашу хокукын яуладылар.
Николай Җөриле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев