Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уянып киткән

Иртәнге якта нәрәттән чыккан бер төркем механизаторлар парк ишегалдында тәмәке тартып торалар. Колхоз рәисе Шакир Вәлиевич, атна буе эчеп йөргәне өчен, Хәтмуллага тракторын башка кешегә тапшырырга кушкан икән. Бу "гаделсезлеккә" гаять дәрәҗәдә ачуы чыккан Хәтмулла, тозлап-борычлап, колхоз рәисен сүгәргә керешкән. Көтмәгәндә-уйламаганда, Шакир Вәлиевич аның артына килеп баса һәм тыңлап тора...

Иртәнге якта нәрәттән чыккан бер төркем механизаторлар парк ишегалдында тәмәке тартып торалар. Колхоз рәисе Шакир Вәлиевич, атна буе эчеп йөргәне өчен, Хәтмуллага тракторын башка кешегә тапшырырга кушкан икән. Бу "гаделсезлеккә" гаять дәрәҗәдә ачуы чыккан Хәтмулла, тозлап-борычлап, колхоз рәисен сүгәргә керешкән. Көтмәгәндә-уйламаганда, Шакир Вәлиевич аның артына килеп баса һәм тыңлап тора башлый. Бераздан ул болай куя:

-Йә-йә сөйләп бетер! Колхоз рәисе тагын кайларда эчеп йөргән, нишләгән?
Хәтмулла төшеп калганнардан түгел, сүз эзләп кесәгә керми:
-Нишләгән-нишләгән... Йокыдан уянып киттем. Төшемдә, тракторны кабызып, эшкә барырга торам икән.
Мондый җаваптан соң, Шакир Вәлиевич тә, механизаторлар да эчләрен тота-тота көлә башлыйлар. Шунысы гаҗәп: уен-көлкене яратучы колхоз рәисе Хәтмуллага соңгы кисәтү ясый һәм тракторда эшләргә рөхсәт итә.
Нишләвең бу?
Мәктәптә эшләгән елларда кызыклы хәлләр еш булып торды. Физкультура укытучысы Сәлим Габитович үзенең көрәктәй зур һәм көчле кулын төкерекләп күрешергә ярата иде. Бервакыт өлкән яшьтәге Минзилә апа белән Вәли исемле егет стенадагы расписаниене карап торалар икән. Ишектән тирләп-пешеп килеп кергән Сәлим, тарих укытучысы белән күрешергә дип уң кулын төкерекләп ала һәм янга җәеп җибәрә. Вәли исә, уң кулындагы авторучкасын сул кулына күчерергә теләп, арткарак чигенә һәм күрешергә өлгерми кала. Шунлыктан Сәлимнең көчле кулы биология укытучысының арт шәрифләренә "килеп төшә". Авыртудан хәтта чүгәләп куйган Минзилә апа, ни дияргә белмичә:
-Нишләвең бу, Сәлим? Сиңа уйнар өчен яшьрәкләр юкмыни?-дип кычкырып җибәрә.
РӘИМ ГОБӘЙ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев