Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

УТЫРЫШЛАР ЧЫГЫП УЗАЧАК

Наркотикларга каршы комиссия үзенең йомгаклау утырышында төп көн тәртибе итеп 2013нче елга булган планнарны алга куйды. Якын киләчәктә утырышларны урыннарга чыгып мәктәпләрдә, әлеге проблема буенча эш алып баручы оешмаларда уздыру күз уңында тотыла. Узган ел хокук сагында торучылар тырышлыгы белән Мамадыш муниципаль район территориясендә 488 грамм наркотик матдәләр алынды. Татарстан...

Наркотикларга каршы комиссия үзенең йомгаклау утырышында төп көн тәртибе итеп 2013нче елга булган планнарны алга куйды. Якын киләчәктә утырышларны урыннарга чыгып мәктәпләрдә, әлеге проблема буенча эш алып баручы оешмаларда уздыру күз уңында тотыла. Узган ел хокук сагында торучылар тырышлыгы белән Мамадыш муниципаль район территориясендә 488 грамм наркотик матдәләр алынды. Татарстан хәрби комиссариатының чакыру пунктында ике райондашыбызның булган ике егетнең наркотиклар куллану очрагы теркәлде. Яшьләр арасында насвайның таралуы да кискен проблема булып кала бирә. Патруль-пост, ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан наркотик кулланган биш водитель тоткарланган. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова сүзләре буенча, комиссиянең былтыргы эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип санарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев