Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уттан да кала икән

1975 елда йортыбыз кара күмергә әйләнде. Әтием, берәр нәрсә сакланып калмады микән дип, кара булып тырпаеп торган хәрабәләр арасында эзләнеп йөрде. Һәм Коръән китабын табып алды. Әлеге китап сакланган шкафның күп өлеше һәм аның эчендәге башка китаплар көлгә әйләнгән, ә Коръән һәм ул куелган почмак янмый калган иде. Изге китапның...

1975 елда йортыбыз кара күмергә әйләнде. Әтием, берәр нәрсә сакланып калмады микән дип, кара булып тырпаеп торган хәрабәләр арасында эзләнеп йөрде. Һәм Коръән китабын табып алды. Әлеге китап сакланган шкафның күп өлеше һәм аның эчендәге башка китаплар көлгә әйләнгән, ә Коръән һәм ул куелган почмак янмый калган иде. Изге китапның кырыйлары гына бераз көеп киткән, ул янгынчылар су сиптергәндә дә чыланмаган хәтта (сез аны рәсемдә күрәсез).
Мин бу Коръәнне кешеләр күрсеннәр дип, мәчеткә тапшырмакчы идем, әмма абыстайлар аны өебездә сакларга киңәш иттеләр. Берничә елдан районыбызның имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиевларның йортлары янды. Ул уттан исән калган Коръән китабын редакциябезгә алып килеп күрсәтте. Коръән - Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләргә җибәрелгән соңгы изге китап, ул һәммәбезгә - яшәү инструкциясе.
Янгыннан соң өр-яңадан яшәп китү, аякка басу бик кыен, әлбәттә. Шулай да Ходай сабырлык, ярдәм бирде. Янгын, Коръән китабы белән бәйле шул очрактан соң мин күп нәрсәгә төшендем, дөньяга бөтенләй икенче күзлектән карый башладым.
Фирая МИНГАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев