Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Утсыз дөнья ямьсез

Бүгенге көндә көнкүрешебезне электр энергиясеннән башка күз алдына китерүе кыен. Бер көнгә ут сүнеп торсын әле, тормыш туктап калгандай була. НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ 2011нче елның декабрь ае башындагы буранлы, карлы-яңгырлы көннәрне искә алу комачау итмәс. Татарстанның берничә районын энергиясез калдырды табигый гарасат. Таякның авыр башы бигрәк тә безнең районга төште. Усали,...

Бүгенге көндә көнкүрешебезне электр энергиясеннән башка күз алдына китерүе кыен. Бер көнгә ут сүнеп торсын әле, тормыш туктап калгандай була.

НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ

2011нче елның декабрь ае башындагы буранлы, карлы-яңгырлы көннәрне искә алу комачау итмәс. Татарстанның берничә районын энергиясез калдырды табигый гарасат. Таякның авыр башы бигрәк тә безнең районга төште. Усали, Омар, Түбән Ушма, Урта Кирмән, Соколка төбәкләрендәге авылларда гомер кичерүчеләр электрдан башка яшәүнең кыен икәнлеген үз җилкәләрендә татыдылар. Бигрәк тә Соколка авылына авырга туры килде. Әлеге торак пунктына килә торган һәм андагы линияләргә агач аву аркасында энергия белән тәэмин итү озаккарак сузылды. Күз ачкысыз бураннар да эшкә комачаулык итте. Әмма район җитәкчелеге берничә оешма-предприятиене аварияләрне кыска вакыт эчендә бетерү өчен эшкә җикте. Төптән уйлап карасаң, бүген дә шундый хәл кабатлана икән, ут өзелмәячәк дип беркем дә гарантия бирә алмый. Заманча технологияләр кулланучы алга киткән илләрдә дә кышкы бураннар энергия белән тәэмин итүдә проблемалар тудырмыйча калмый. Район территориясеннән узучы линияләрнең 30 проценттан артыгының файдалану срогы күптәннән чыкканлыгын да ассызыклап үтү комачау итмәс. Йөзләрчә агач баганаларны алыштырырга кирәк, комплектлы трансформатор подстанцияләренең дә өчтән бере 25 елдан артык хезмәт иткәннәр. Алар урнашкан төбәкләрдә электр энергиясенең көчсезлеген шуның белән бәйләргә кирәктер. Район электр челтәрләре белгечләре белдерүенчә, район территориясендә 14 процент энергия югала, урлана. Бу "Алабуга электр челтәрләре" ачык акционерлык җәмгыяте филиалының структур подразделениеләре арасында иң зур күрсәткеч. Урлауларга килгәндә, энергияне законсыз файдаланучыларны ачыклау буенча катгый чаралар күреләчәк. Югалу сәбәпләренең берсе шул ук линияләрнең, трансформаторларның тузганлыгы белән дә бәйле. Узган ел техник хәле буенча 9 километр озынлыктагы 0,4 кВлы линия файдалануга яраксыз дип табылган. Агымдагы елда зур эшләр тора коллектив алдында. Барлыгы 40 километрга якын озынлыктагы яңа линияләр сузылачак, 128 километрда капиталь ремонт уздырылачак, 20 комплектлы трансформатор подстанцияләре яңартылачак. Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен "Алабуга электр челтәрләре" җәмгыяте филиалы җитәкчелеге зур финанс ярдәме күрсәтәчәк.Бүгенге көндә торак пунктларындагы кайбер социаль объектлар электр белән җылытыла. Алга таба аларны газга күчерү таләп ителә. Район электр челтәрләрендә узган елгы эшләргә нәтиҗә ясауга, алда торган бурычларга багышланган сөйләшүдә район башлыгы Анатолий Иванов катнашты, чыгыш ясады, сорауларга җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев