Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уртак тырышлык нәтиҗәсе

Әбием: "Аллаһыбызның кодрәте киң: яраткан бәндәләрен авырлыклар белән сынар, сабырлыкларын, тырышлыкларын рәхмәте белән зурлар",-дип өйрәтә иде. Яши-яши мин бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенә барам. Чыннан да, бер яктан ул безне сынаса, икенче яктан шәфкатен кызганмый. Кеше өчен иң зур бәхет гаилә бәхете булса, аннан кала - хезмәтеңнән ямь табып яшәү. 15...

Әбием: "Аллаһыбызның кодрәте киң: яраткан бәндәләрен авырлыклар белән сынар, сабырлыкларын, тырышлыкларын рәхмәте белән зурлар",-дип өйрәтә иде. Яши-яши мин бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенә барам.
Чыннан да, бер яктан ул безне сынаса, икенче яктан шәфкатен кызганмый. Кеше өчен иң зур бәхет гаилә бәхете булса, аннан кала - хезмәтеңнән ямь табып яшәү. 15 ел педагогик эшчәнлегем дәверендә һәр баланың көен табып укытырга омтылдым, ата-аналар белән уртак тырышлыкта эшләдем. Укучыларымның өлкән сыйныфларга киткәч тә укудагы уңышларына, инде мәктәпне тәмамлаганнарының мөстәкыйль тормыш юлындагы хезмәтләренә куанып яшим. Ә узган уку елы миңа хезмәтемдә зур бүләк ясады: 2010-2015 елларга исәпләнгән Татарстан Республикасы мәгарифен үстерүгә юнәлтелгән "Киләчәк" программасы кысаларында үткәрелгән конкурста катнашып "Безнең иң яхшы укытучы" Грантын оттым. Конкурс документларын тиз арада тиешенчә җиренә җиткереп әзерләүдә ярдәм иткән район мәгариф бүлеге хезмәткәре Гөлнара Хәйруллинага, Республикабызның шушы өлкәдә хезмәт куйган барлык комиссия әгъзаларына, балаларга ныклы белем бирүемне раслап Республика дәрәҗәсендә рус теле һәм математика фәннәреннән үткәрелгән тестларны уңышлы эшләүче укучыларыма рәхмәтем чиксез зур. Грант отуда үземнең, укучыларымның район, Республика күләмендә үткәрелгән төрле конкурсларда, олимпиадаларда югары нәтиҗәләргә ирешүләре дә әһәмиятле роль уйнады. Башлангыч сыйныф укытучысы да хезмәтен яратып, җиренә җиткереп эшләгәндә югары бәягә лаек була ала икән. Мәгариф системасында гади авыл мәктәбе укытучысының тыйнак, ләкин эзлекле эше турындагы материалларга объектив бәя бирерлек гадел комиссияләр эшләвенә инандым. Үзләренең бар гомерен, осталыкларын, белемнәрен балаларга ныклы белем һәм тәрбия бирү хезмәтенә багышлаган укытучылар династиясен дәвам итүче буларак, Грант отуым гаилә тарихында да матур истәлек булып калыр. Бер-бер артлы өч баламны мәктәп бусагасыннан олы тормыш юлына очырганда бу бүләкнең безнең гаиләгә зур файдасы тияр дип өметләнәм. Грант оту миңа алга таба да тырышып эшләргә, конкурсларда катнашырга, тәвәккәл булырга, киләчәккә өмет белән яшәргә этәргеч ясады. Бу уку елы башка хезмәттәшләремә дә шундый зур уңыш китерсә иде дигән теләктә калам.
Лилия Мөфәхарова,
Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X