Нократ

Урман аланы, анда Рәхмәт Аланы

Авыл һәм шәһәр... Кем ничектер, ә менә Алексей Чернов бер-берсеннән контраст булып аерылып торган әлеге ике җирлекнең беренчесенә бөтен гомерен бирде. "Авыл-ул безнең туендыручыбыз, гореф-гадәтләребезне саклаучыбыз, хезмәт мәйданы булып килде. Безнең Рәхмәт Аланы да үзгәртеп корулардан читтә калмады," - диде Алексей Петрович әңгәмәбез вакытында. Борчылуы урынлы: бүген биредәге 23 шәхси...

Авыл һәм шәһәр... Кем ничектер, ә менә Алексей Чернов бер-берсеннән контраст булып аерылып торган әлеге ике җирлекнең беренчесенә бөтен гомерен бирде. "Авыл-ул безнең туендыручыбыз, гореф-гадәтләребезне саклаучыбыз, хезмәт мәйданы булып килде. Безнең Рәхмәт Аланы да үзгәртеп корулардан читтә калмады," - диде Алексей Петрович әңгәмәбез вакытында. Борчылуы урынлы: бүген биредәге 23 шәхси хуҗалыкның күпчелегендә өлкән яшьтәгеләр гомер кичерә. Авылның мәктәптә укучы дүрт баласы бар, ә менә башлангыч сыйныфта белем алучылар юк икән. Рәхмәт Аланында ун-унбиш бала белем алган башлангыч мәктәпне, яшьләрнең шат авазларыннан, җыр-биюләреннән, төрле мәдәни чаралардан тынып тормаган клубны бүген абый-апалар сагынып кына искә алалар. Фельдшерлык-акушерлык пункты булмау да зур проблема. Кама урман хуҗалыгы поселогыннан шәфкать туташы да бу төбәккә еш килеп йөри алмый. Мамадышка хастаханәгә юллама алу өчен авыл кешеләренә иң әүвәл 27 километр ераклыктагы бистәгә барырга кирәк. Кызганычка каршы, быел кибетләре дә ябылган. Шулай булуга карамастан, район кулланучылар җәмгыяте, күрше авыллардагы эшмәкәрләр аларны азык-төлек товарларыннан өзмиләр. Түбән Сон авыл җирлеге башлыгы Равил Гафиятуллинның эшеннән дә канәгать алар. Казан-Яр Чаллы трассасына алып чыгучы юлны тәртиптә тотуда аның өлеше зур. Без бирегә килгәндә анда тирән чокыр-чакырларны күрмәдек. Ә бит аңа асфальт та түшәлмәгән. Трасса ачылганчы халык күрше-тирә авылларга, Мамадышка һәм башка шәһәрләргә урман аша Ат юлыннан йөргән. Ә инде олы юл салынгач, 1963нче елдан бирле нибары тугыз хуҗалыгы булган Рәхмәт Аланына килеп урнашкан, дүрт елдан Усали урманчылыгын җитәкли башлаган Алексей Чернов бистәне трасса белән тоташтыру эшенә җиң сызганып керешә. Башта 1850 метр озынлыктагы, 30 метр киңлектәге мәйданда агачларны кисеп полоса ачалар. Ә инде юлны күтәртүгә Алабугадан юлчылар бригадасы җәлеп ителә. Хезмәтләре өчен аларга бер делянка да бүлеп бирелә. Күтәртелгән дамбага ике мәртәбә таш түшәлә. Моның өчен урманчылар көче белән карьер ачыла. Аннан чыгарылган чималны ташуда һәм җәюдә Усали агрохимиклары зур тырышлык күрсәтә. Алга таба юл өстенә иске асфальт калдыклары таратыла. Заманында биредә яшәүчеләр өч дистәдән артык сыер малы, йөзләгән баш сарык, кош-корт тотканнар. Аларны азык-төлек белән тәэмин итүдә дә проблема булмаган. Алексей Чернов үзе шәхсән колхозлар җитәкчеләре белән сөйләшеп, аларга арзан бәядән кышка җитәрлек фураж, салам-печән, ашлык алып кайткан. Бүген исә авылда нибары биш сыер, ике-өч дистә сарык калган. Шуның нәтиҗәсендә көтү дә юк хәзер. "Алексей Петрович, лаеклы ялга чыккач та нигә биредә калдыгыз? Шәһәрдән фатир алырга мөмкинлегегез дә булгандыр бит?" - дигән соравыма аңардан шигъри хисләр белән сугарылган җавап ишеттем. "Ничек инде мин үземне төшләремә кереп саташтырган төз наратлар, юан имәннәр шавыннан, урман һавасын күкрәк тутырып сулаудан мәхрүм итим?! Кырык ел урманчылыкта эшләү дәверендә үз кулларым белән утырткан үсентеләрнең бүген агач булып үскәннәрен күрү бик рәхәт бит ул. Бүген мин биредә иңгә-иң торып эшләгән хезмәттәшләрем белән яшь чакларны, бер беребезгә ярдәмләшеп, кайчандыр коллектив белән башкалабызга театр-концертларга барганнарыбызны, Урманчылар һәм Өлкәннәр көннәрен зур бәйрәмгә әверелдергән вакытларны һәм башка бик күп күңелле мизгелләрне искә төшереп, гомер кичереп ятабыз",-диде ул.

Николай Михайлов

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: