Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уразбахты моңлы авыл

- Минем мондый - әбиләр дә яттан шигырь сөйләгән, бөтен авыл халкы мәдәният йортына җыелган кичәне күргән юк иде әле, - дип соклануын белдерде үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Шәрифуллина үз төбәкләреннән чыккан шагыйрьләргә багышлап Уразбахты китапханәчесе Әлфинур Хангәрәева әзерләгән кичәне караганнан соң. Ул Мәнүсә Шәйдуллина, Флера Газизова һәм Малик...

- Минем мондый - әбиләр дә яттан шигырь сөйләгән, бөтен авыл халкы мәдәният йортына җыелган кичәне күргән юк иде әле, - дип соклануын белдерде үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Шәрифуллина үз төбәкләреннән чыккан шагыйрьләргә багышлап Уразбахты китапханәчесе Әлфинур Хангәрәева әзерләгән кичәне караганнан соң.

Ул Мәнүсә Шәйдуллина, Флера Газизова һәм Малик Габдрахмановка багышланган иде. Мәгариф хезмәткәре Миләүшә Юнысова элекке хезмәттәше, шагыйрә Мәнүсә Шәйдуллинаның тормыш юлы һәм иҗаты белән җентекләп таныштырды. "Үзен кешелекле, гадел мөгаллимә, оста оештыручы итеп танытты,"-диделәр авылдашлары аны олылап. "Мин кечкенәдән хыялый булып үстем. Шигырьләр язгаладым. Беренче шигырьләремне тыңлаучылар классташларым Мөсәвәрә, Хания, Мәсхүдәләр иде. Бүген дүртебез илнең дүрт почмагында бер күрешергә зар булып гомер кичерәбез,"-ди шагыйрә. Хикәяләр, шигырьләр, җырлар, мөнәҗәтләр, бәетләр иҗат итә ул. Олысы-кечесе шигырьләрен сөйләделәр. Туганнан туган абыйсы "Җиләкле як" шигыренә көй язган булган. Миләүшә Юнысова аны да башкарды. Авылдашлары "Чегән малае" хикәясе буенча инсценировка әзерләгәннәр иде. Уразбахтылыларның унбиш чакрымдагы Вандовка пристанена чиләкләрен, кәрҗиннәрен күтәреп төшеп, аннан Чистайга пароходта барып, җиләк сатулары, ике үсмернең авылдашларыннан аерылып калып, төнлә кеше акчасын чәлдерүдә гаепләнүләре сурәтләнә анда. Хикәя дә бик эчтәлекле иде, һәвәскәр артистлар да оста уйнады. Мәнүсә Шәйдуллинаның җиде яшьлек оныгы Таһир аның "Мин татармын" шигырен укып, республикада өченче урын алып кайткан икән. "Соңгы вакытларда авылдашларыма багышлап "Үргә менгәндә" исемле проза әсәре дә яздым,"-диде шагыйрә. Кичәнең икенче каһарманы-бөтен Рәсәйдәге татар җәмәгатьчеленә яхшы таныш җырчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флера Газизова да аңа рәхмәтле булуын әйтте. "Суга батканда Мәнүсә апа мине үлемнән алып калды,"-диде ул. Флера авылдашларына үзенең моңлы җырларын бүләк итте. Кичәгә аның укучысы, дусты Марат Локманов та килгән иде. Аның җырлары да көчле алкышларга күмелде. Уразбахты-татарның чын моңын саклаган гаять үзенчәлекле авыл. Татар дөньясына ул Резеда Кадыйрова, Ильяс Халиков кебек күренекле җырчыларны бирде. Инсаф Гасыймов исеме дә бөтен мамадышлыга яхшы таныш. Аның җырлары кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде.
1941нче елны Уразбахтыда туып үскән, 1962нче елдан Пермь шәһәрендә яшәп, төзелеш оешмаларында эшләгән Мәлик Габдрахманов та узган ел "Туган авылым" исемле китап чыгарган. Шигырьләре туган якларын сагыну хисләре белән сугарылган. Кичәдә алар да яңгырады.
Халык шул дәрәҗәдә күңел биреп тыңлап утырды, кичәнең тәмамлануы игълан ителгәч тә, Айрат Кәримов белән Инсаф Гасыймовны сәхнәгә кат-кат чакырып чыгарып җырлаттылар.
Вәрис Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев