Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урамга “хуҗа” табылган

Административ комиссия узган елгы рейдларында сыер куып йөргән иде. Быел сарыклар очрый башлады. Ишки авылының мәктәп урамында безгә иң элек ике кәҗә очрады. "Зәңгәр путалы" полиция машинасын күргәч, тукталып, исәнләшкәндәй башларын чайкап алдылар да, кешесез йортның бакчасына кереп югалдылар. Нариман урамына менгәндә матур гына өйнең капка төбендә сарыклар каршы алды....

Административ комиссия узган елгы рейдларында сыер куып йөргән иде. Быел сарыклар очрый башлады. Ишки авылының мәктәп урамында безгә иң элек ике кәҗә очрады. "Зәңгәр путалы" полиция машинасын күргәч, тукталып, исәнләшкәндәй башларын чайкап алдылар да, кешесез йортның бакчасына кереп югалдылар. Нариман урамына менгәндә матур гына өйнең капка төбендә сарыклар каршы алды. Без килеп туктауга алар да дәррәү торып чаптылар. Арырак ике апа гәпләшеп торалар иде. Алардан әлеге йортның хуҗасы кем булуын сорадык. Аларның берсе булып чыкты ул. Саҗидә Гафурова икән. Капкасы төбенә килеп яткан сарыкларны: "Минеке түгел алар. Минекеләр, әнә, урам буйлап төшеп киләләр,"-диде апа. Баксаң, Ишкидә сарык көтүе бөтенләй оештырылмаган икән. Ә сарыклар, әнә шулай, көндезләрен урамда йөри. Көтүче дә таба алмаганнар, үзләре дә көтәргә теләмәгәннәр. Болай булгач, муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе, полициянең участок уполномоченныйлары белән рейдларын ешайтачак авылга. Узган ел Кече Кирмән сыерларын караучысыз урамга чыгарып җибәреп бөтен районга данга калган иде инде. Фәрит Идрисовка һәм тагын берничә кешегә сарыкларын урамда йөрткән өчен беркетмәләр төзелде ул көнне. Сәртек авылында да урамда йөрүче бер төркем сарык, безнең машинаны күргәч, дәррәү өйләренә чабып кайтып китте. -Әле яңа гына чыгарган идем. Берсе өченче көн генә бәрәнләде. Икенчесе аягын аксатып кайтты, - дип аңлатты аларның хуҗасы Мария Гасыймова. Авылга кергәндә каршыбызга ике-өч сыер малы очраган иде. Баксаң, аларда сыер көтүе чыкмый икән. Никифорово авылы урамнарының чисталыгы белән сокландырган иде. Сәртек урамнарындагы сыерлар һәм сарыклар кәефне кырды. Ишки төбәгенә рейдыбыз Тауиле һәм Чаксыдан башланган иде. Тауиленә кергәч тә, сул яктагы беренче йорт каршында ук торучы, элек фермада салам парлау өчен кулланылган тимер агрегат игътибарыбызны җәлеп итте. Гараж итеп файдаланылган. Йорт хуҗасы 94 яшьлек әби икән. Ул юлның икенче ягында яшәүче улы Василий Дегтеревта гомер кичерә. Василийга әлеге гаражны матурлап буяп куярга күрсәтмә (предписание) калдырылды. Ә Чаксыда Тауиле авыл җирлегенең төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен беркетмә тутырырлык фактлар шактый очрады. Садовая урамында яшәүче Дмитрий Зинков өе каршына - урамның икенче ягына - төрле вак-төякләрен саклау өчен тактадан сарай җиткерелгән. -Кырык ел тора инде, - ди. Шушы вакыт эчендә җирен рәсмиләштерү турында уйлаучы гына булмаган. Виталий Богаткин әтисенең өе каршын "урам склады"на әйләндергән. Тимер торбалары да, шиферлары да, калайлары да, башка төрле тимер-томыр да тора анда. Рөхсәтсез һәм җире рәсмиләштерелмичә тимер гараж да урнаштырылган. Владимир Ксенофонтов та урам якка чыгарып утын саклагыч корып куйган. Өе каршында кирпеч өеме дә тора. Унөч йортлы Нагаш авылында өч беркетмә тутырылды. -Моңарчы килеп тикшергәнегез юк иде,-диде Владимир Челимов. Аның өе янында урамда ат чанасы, тимерләр, печән кибәне тора иде. Аларга каршы йортта яшәүче Тамара Рожкова хуҗалыгы да сарайларын һәм мунчасын урам якка чыгарып салган. Дөрестән дә, бу авылларга власть вәкиләре элекке заманнарда бик сирәк килеп чыга торган булганнар. Өй каршына җиткерелгән сарайларның, гаражларның күплеге хәйран калдыра. Ишкинең Муса Җәлил урамында да өйләр каршына салынган сарайлар шактый.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев