Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укыгыз, карагыз, тыңлагыз

Бер адым алда. "Татмедиа" ААҖнең "Нократ" ("Вятка") мәгълүмат-матбугат филиалының иҗат коллективы Һәрвакытта да шундый темп белән эшләргә тырыша. Ирешелгәннәр һәм киләчәккә планнары турында газета укучылар белән филиал директоры - баш редактор Светлана Ханова уртаклаша. -Бүген халыкка бөтен мәгълүматны да ирештерү өчен безгә онлайн-режимда гына эшләргә түгел, ә вакыйгалардан алда барырга...

Бер адым алда. "Татмедиа" ААҖнең "Нократ" ("Вятка") мәгълүмат-матбугат филиалының иҗат коллективы Һәрвакытта да шундый темп белән эшләргә тырыша. Ирешелгәннәр һәм киләчәккә планнары турында газета укучылар белән филиал директоры - баш редактор Светлана Ханова уртаклаша. -Бүген халыкка бөтен мәгълүматны да ирештерү өчен безгә онлайн-режимда гына эшләргә түгел, ә вакыйгалардан алда барырга да туры килә. Газетабызның электрон варианты да Интернет челтәрендәге сайтта популярлаша бара. Ул үзенең күп кенә бүлекләре, конкурслары белән укучыларны җәлеп итә. "Сорау - җавап" рубрикасындагы сорауларга җавапны сез газета битләрендә укый аласыз. Күптән түгел генә сайтның татар телендәгесе дә ачылды. Үзгәрешләр кертү ягыннан без "Татмедиа" ААҖ филиаллары арасында әйдәп барабыз. Социаль-икътисадый темаларны яктырткан язмалар да газета укучыларыбыз тарафыннан көтеп алына. Газетаның дизайнын яхшырту өстендә дә нәтиҗәле эш алып барыла. Укучыларыбыз тәкъдим ителгән инновацияләргә уңай карыйлар. Алда - яңа идеяләрне тормышка ашыру. Аларның барысы да яклау табар, дип ышанам. -Сәбәбен ачып бирмәссезме? -Тиздән районда IP-ТВ кертеләчәк. Димәк, безгә цифрлы телевидение килде дигән сүз. Җирле телевидение үсешенең яңа этабы муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов ярдәме белән башланды. Моның өчен мин барлык коллектив исеменнән аңа чиксез рәхмәтләремне белдерәм. Сыйфатлы сурәттән тыш, бу "Нократ дулкыннары" телерадиокомпаниясенең мөмкинлекләрен арттырачак. Моның өчен РУЭСтан "Летай" приставкасы алу җитә. Ел башыннан филиалда күп кенә техник үзгәртеп корулар булды. Ярты миллион сумлык җиһазлар сатып алынды. Болар барысы да безгә телерадиотапшыруларны бирү буенча тиешле дәрәҗәгә ирешергә, иҗади мөмкинлекләрне киңәйтергә ярдәм итәчәк. Газетабызның - 95, радионың 10 еллык юбилейлары һәм телевидение оешуга 7 ел тулу алдыннан безгә бер урында таптанып тору килешеп бетмәс. Барлык иҗади планнарыбыз да тормышка ашар, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев