Нократ

Уку кирәкле шәйдер

Районыбызда терлекчеләр өчен семинар-укулар оештыру дәвам итә. Соңгысы 6 айдан олырак бозау караучылар өчен үткәрелде. Кешедән ишеткәнче, үз күзләрең белән күрү күпкә яхшырак, диләр. "Азык-төлек корпорациясе"нең Урта Сон фермасына семинарга җыелучылар да хезмәттәшләре Асия Галиева белән Фердинант Хөсәеновның ничек эшләүләрен кызыксынып карадылар, аларның сөйләүләрен тыңладылар. Алар карамагында 6 айдан олырак...

Районыбызда терлекчеләр өчен семинар-укулар оештыру дәвам итә. Соңгысы 6 айдан олырак бозау караучылар өчен үткәрелде. Кешедән ишеткәнче, үз күзләрең белән күрү күпкә яхшырак, диләр. "Азык-төлек корпорациясе"нең Урта Сон фермасына семинарга җыелучылар да хезмәттәшләре Асия Галиева белән Фердинант Хөсәеновның ничек эшләүләрен кызыксынып карадылар, аларның сөйләүләрен тыңладылар. Алар карамагында 6 айдан олырак 135 бозау. Малларга унар килограмм сенаж, өчәр килограмм печән, икешәр килограмм фураж ашаталар икән. Асия октябрьдә һәр бозауның тәүлеккә 751, Фердинант 708 грамм үсешен тәэмин иткән. Моның өчен Асиягә 14, Фердинантка-13 мең сумнан артык акча хисапланган. Терлекчеләрнең эш күрсәткечләре һәм айлык хезмәт хаклары терлекчеләр йортына да язып эленгән иде. Семинарда катнашучылар алар белән дә танышырга өлгерделәр. Асиягә сентябрьдә 18079, августта-24079, июльдә-21736 сум акча язылган булган. Бу-ул айларда терлекләрнең тәүлеклек артымнары да югарырак булуы турында сөйли. Башка группалардагы малларның көрлеге дә кунакларның игътибарын җәлеп итте. "Тана бозаулар-булачак сыерлар. Аларга аерым тәрбия булырга тиеш. 18 айлык булгач каплата башлау өчен, һәркайсының тәүлеккә кимендә 700 грамм артып баруына ирешергә кирәк",-диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек начальнигы Рәис Гасыймов. Азыкларның сыйфаты да малларның көрәюенә йогынты ясавын әйтеп узды ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ильяс Гаптрахимов. Ветбаклаборатория анализларыннан күренгәнчә, хуҗалыклардагы сенажның сыйфаты икенче класс таләпләренә җавап бирә. "Семиозерка"ның Албай фермасындагы сенажда серкә һәм сөт кислоталары нормадагыдан югарырак икән. Нормальләштерү өчен акбур кирәк, диләр белгечләр. Сенаж салганда төрле махсус ачыткылар кушу да ике ел рәттән белгечләргә һәм җитәкчеләргә семинарларда күрсәтелгән иде. Әмма моны кулланырга ашыкмаучылар да булды шул. Урта Сон терлекчеләре фугат (барда) бирә башлагач та малларның көрәеп китүен әйттеләр. Бозаулардан алынган артымның күләме малларның киләчәктәге продуктлылыкларына да йогынты ясый. Тәүлеклек артым 540 грамм чамасы була икән, 18 айда алар 340 килограмм авырлыкка гына җитәләр һәм сыер булгач 3000 килограмм сөт бирәләр. 720-750 грамм тәүлеклек үсешкә ирешкәндә сыер 6000-8000 литр сөт бирәчәк. "Нократ" агрофирмасының "Таң" бүлекчәсе бозау караучысы Назилә Садретдинова ел башынннан һәр малның тәүлеккә 1422 граммга артып баруына ирешкән. "Тәкәнеш" агрофирмасының "Родина" бүлекчәсе терлекчесе Римма Якимованың күрсәткече -861, Шәдчедән Ринат Шәмсетдиновныкы-853, "Чулпан""нан Фирдәүсә Юнысова белән Заримә Батталованыкы-802, Усали агрохимиклары ярдәмче хуҗалыгыннан Разия Хисмәтуллинаныкы 700 грамм. "Малларны группаларга күп җыймагыз. Алар иркендә йөрергә тиеш. Алайса ашый да, эчә дә алмыйлар",-дигән киңәшләрен дә җиткерделәр белгечләр. -Бүген без бик күп нәрсәләргә өйрәндек. Элек сыер савучылар ярышларына барганда да кемнең ничек эшләгәнен күреп кайта идек. Терлекчеләр өчен мондый семинарларны ешрак үткәрергә кирәк. Район күләмендәге алдынгыларның чыгышларын оештырсаң, тагын да яхшырак булыр иде,-диде "Трудовик" агрофирмасының Кече Кирмән бүлекчәсеннән килгән Дәмдәмия Ганиева. Кече Сон клубында булган теоретик өлештә алдынгыларга муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырылды. Семинарга чакырылган башка терлекчеләр дә премияләр белән билгеләп үтелде. Рәхмәт хатларын һәм конвертларны алар районыбыз җитәкчесе Анатолий Ивановның үз кулларыннан алдылар.

Минневәрис Мингалиев

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: