Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уңганга эш карышмый

Һәр авылның йөзек кашыдай, иң җылы сүз, олы хөрмәт белән искә алырдай кешеләре була. Мондыйларны ике яклап, башкарган эшләре һәм кешелеклелек сыйфатларыннан чыгып бәялиләр. Уразбахты авылында шундый гаиләләрнең берсе-Шәйхетдиновлар. Гаилә башлыгы Гомәр Шәйхетдинов-колхозның алдынгы тракторчысы, комбайнчысы. Ничәмә ел рәттән авыл Сабан туенда баш батыр булды. Ул бик тыйнак, һәр сүзен...

Һәр авылның йөзек кашыдай, иң җылы сүз, олы хөрмәт белән искә алырдай кешеләре була. Мондыйларны ике яклап, башкарган эшләре һәм кешелеклелек сыйфатларыннан чыгып бәялиләр. Уразбахты авылында шундый гаиләләрнең берсе-Шәйхетдиновлар. Гаилә башлыгы Гомәр Шәйхетдинов-колхозның алдынгы тракторчысы, комбайнчысы. Ничәмә ел рәттән авыл Сабан туенда баш батыр булды. Ул бик тыйнак, һәр сүзен төптән уйлап әйтүче, сабыр холыклы ир. Зарланырга бер дә яратмый, яшәү авыр дип хафаланмый. Уңганга эш карышмый, диләр бит. Аның "алтын куллары" бернидән дә куркып тормый. Авылыбызга Вахит ага Галиев рәис булып килгәч, егетнең күзе аның кызы Равиягә төшә. Менә шуннан башлана да йокысыз төннәр. Ничек кенә бу ак халатлы шәфкать туташының йөрәген яуларга?! Күп тырышлыклардан соң, Равия аны үз итә башлый, төп йортка килен булып килә. Адәм баласы өчен иң кадерле нәрсә-сәламәтлек. Тәнне генә түгел җанны дәвалый белүче, кешеләргә ярдәм итүдән тәм табучы, үз эшенең остасы-Равия Шәйхетдинова. Һөнәренә гомер буе тугры калып, кешеләрнең сәламәтлеген кайгыртып яши. Кешелекле, олысына һәм кечесенә игътибарлы, ачык йөзле һәм тәмле телле булу-аны бизи торган күркәм сыйфатлар. "Аның янына килеп, сөйләшеп утырсаң да, җаннарың тынычланып кала"-диләр авылдашлар. Җылы сүзгә күңел сөенә. Авыл кешесенә күп кирәкмени. Нинди генә хәлләр, фаҗигалар булмый бу тормышта. Ашыгыч ярдәмне беренче булып олы йөрәкле, батыр шәфкать туташы күрсәтә. Эш урынында чисталык, пөхтәлеккә дә медпунктка кергән һәр кеше соклана. Кызым кисәк кенә авырып китте. Казанда ятарга белешмә бирделәр. Озак кына анда дәваланды. Уколлар, дарулар билгеләп, авылга кайтардылар. -Кайткансыз дип ишеттем, хәлләрегез ничек? Терелдегезме инде?-дия-дия, кояштай балкып килеп керде ул безгә. Тәмле теле, ачык йөзе белән җаныңа керә белә. Ә авылда авыручылар бер без генә түгел бит. Ак халатларын киеп алгач, фәрештәләргә тиңлим мин аны. Аларның төзек йорт-җирләре, каралты-куралары ерактан ук балкып тора. Эчкәрәк үткән саен чисталык, пөхтәлеккә карап, монда бик тырыш, булдыклы кешеләр яшәвенә тагын бер кат инанасың. Өч пәһлеван ир-егет тәрбияләп үстерделәр. "Тормышның мәгънәсе нәрсәдә"?-дигән сорауга: "Хезмәтнең тәмен белеп, аның иң авырын иңнәреңә салып, аны үлчәп башкармасаң, кырыс җилләргә каршы бара алсаң, менә шул буладыр яшәү яме, тормыш итүнең кадере",-диләр алар. Шәйхетдиновлар кебек матур гомер кичерү өчен авырлыкларны җиңә белергә һәм янып яшәргә кирәк. Алга таба да пар канатларыгыз сынмасын, бер-берегезгә таяныч булып озак яшәгез.

Суфия Мөгътәсимова. Уразбахты авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X