Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уеннар офыкта күренә

Казанда Бөтендөнья студентлары Универсиадасы башланырга ике айдан артык вакыт калып бара. Бүген башкалабыз шушы уңайдан күпсанлы чит ил кунакларын, төрле халыкара спорт оешмалары вәкилләрен кабул итә. Күптән түгел генә анда илебез Президенты Владимир Путин да булып китте. Николай Михайлов Килгән кунакларның барысы да Универсиадага әзерлеккә югары бәя биргәннәр. Аларга спортчылар...

Казанда Бөтендөнья студентлары Универсиадасы башланырга ике айдан артык вакыт калып бара. Бүген башкалабыз шушы уңайдан күпсанлы чит ил кунакларын, төрле халыкара спорт оешмалары вәкилләрен кабул итә. Күптән түгел генә анда илебез Президенты Владимир Путин да булып китте. Николай Михайлов Килгән кунакларның барысы да Универсиадага әзерлеккә югары бәя биргәннәр. Аларга спортчылар яши торган авыл да ошаган. Бу турыда чәршәмбе һәм җомга көннәрендә Татарстан матбугаты вәкилләре өчен республика спорт Федерацияләре уздырган семинарда ассызыклап үтелде. Федерацияләр вәкилләре журналистлар каршында чыгыш ясадылар, күпсанлы сорауларга җаваплар бирделәр. Алар әйтүенчә, Уеннар өчен кирәкле барлык инфраструткралар да әзер, спортчыларны каршы алудан башлап озатуга кадәр барлык хезмәт күрсәтү мәсьәләләре дә хәл ителеп беткән диярлек. Универсиада өчен әзерләнүче мәдәни һәм күңел ачу программалары да бай булырга ошаган. Шунысы игътибарга лаек, кунакларны, татарның гореф-гадәтләре белән спортчы студентларны һәм командалар вәкилләрен таныштыру максатында, Сабантуй бәйрәме дә июльгә күчерелә. Бу җөмһүриятебез районнарында яшәүчеләргә башкалабызга барып кунакларны күрергә, алар белән аралашырга мөмкинлек тудырмыйча калмас. Хәер, Уеннар вакытында теләгән һәркем теге яки бу спорт төрен тамаша кылсын өчен район җитәкчелеге Казанга баруда проблемалар булмаячагын күптәннән әйтеп килә инде. Йөзләгән якташыбыз Универсиада шаһитләре булыр дип ышанасы килә. Спорт корылмаларының әзерлегенә килгәндә, бүгенге көндә 29 объектның 27се инде кулланылышка тапшырылган. Аларның кайберләренең үзенчәлеккә ия булулары турында да ассызыклап үтелде семинарда. Бигрәк тә "Казан-Арена" стадионы һәм Универсиада авылы тирәсендә уңай фикерләр күп ишетелде. Студентлар спорты турында сүз йөртсәк, бүген илебездә спорт белән шөгыльләнүче яшьләр 34 процент тәшкил итсә, Татарстанда әлеге сан соңгы ике елда 34тән 44 процентка күтәрелгән. Саннар сөендермичә калмый, әлбәттә. Универсиадада катнашу хокукы алу өчен көрәш вакытында да безнекеләрнең мөмкинлекләре артыграк дигән сүз. Уеннарда Россия җыелма командасы составыныда чыгыш ясау өчен 1400гә якын саортчы дәѓһва кыла икән. Шулар арасыннан 663енә генә бәхет тәтиячәк. Соңгы исемлек 20нче майга төгәлләнергә тиеш. Алар арасында якташларыбыз булырмы, монысы кистереп әйтеп булмый әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев