Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Учаклары пыскып утырмый, дөрләп яна

Керәшеннәр - элек-электән гореф-гадәтләрен, борынгы җыр моңнарын саклап килгән, бәйрәмнәргә бай халык. Комазан башы клубы беркайчан да йозакта түгел. Һәр кичне бөтен тәрәзәләрендә ут балкытып, гөрләп эшләп тора ул. Әлбәттә, үз эшенең остасы, милләткә армый-талмый хезмәт итүче, бик күп еллар мәдәният хезмәте күрсәтүне оештыручы, һәрдаим яңа идеяләр белән янып, аларны...

Керәшеннәр - элек-электән гореф-гадәтләрен, борынгы җыр моңнарын саклап килгән, бәйрәмнәргә бай халык.
Комазан башы клубы беркайчан да йозакта түгел. Һәр кичне бөтен тәрәзәләрендә ут балкытып, гөрләп эшләп тора ул. Әлбәттә, үз эшенең остасы, милләткә армый-талмый хезмәт итүче, бик күп еллар мәдәният хезмәте күрсәтүне оештыручы, һәрдаим яңа идеяләр белән янып, аларны тормышка ашырып, авылдашларын рухландырып, матурлыкка өндәп яшәүче Мария Андрееваның хезмәте бик зур монда. Ул һаман эзләнә, яңа планнар белән яна. Җәйләрен клуб тирәсен гөлбакчага әйләндерә. Авыл халкының активлыгы, кирәк чакта ярдәм кулы сузуы аны тагын да тырышып эшләргә рухландыра. "Карендәшләр" ансамбленең җитәкчесе, рухландыручысы-әйдәүчесе дә Мария Андреева.
-Сезнең ансамбльне районда, республикада белмәгән кеше юктыр. Район сәхнәсендә дә бик еш чыгыш ясыйсыз. Эштән, өй мәшәкатьләреннән бушап репетицияләргә-концертларга йөрү авырга килмиме?-дим.
-Теләгең булса, барына да өлгерәсең.
Җырлы шөгылең, мавыгуың булу үзе бер бәхет. Җырларга яратабыз, җырлый-җырлый ял итәбез без. Үзебезнең ансамбльгә йөргән үзешчән артистларыбыз белән бәйрәм-кичәләр оештырабыз. Авылда күбрәк өлкән яшьтәгеләр яши, алар ул оештырган ветераннар өчен Хәтер кичәләре, Яңа елны каршы алу, 8 Март, Гаилә бәйрәмнәренә бик теләп йөриләр. Максатыбыз - булдыра алган кадәр үз сәнгатебезне, мәдәниятебезне саклап калу, - ди Мария Андреева. Аның сүзендә дөреслек ярылып ята. Ансамбль эше - коллектив хезмәт. Коллектив әгъзалары, тыныгысыз йөрәкләр Елизавета, Илья Осиповлар, Анна Воробьева, Рәйханә, Алик Воробьевлар, Мария Иванова, Клара Тараканова.
- Ансамбль оештыру теләге тугач, иң беренче Осиповларга бардым. Чөнки Илья дәдәй оста гармунчы, тальянда сыздыра гына, ә Лиза түти оста җырчы. Аларның җиңел аягы белән башланып китте шулай. Минем үземә төрле чараларны, бәйрәмнәрне үткәрүдә һәрвакыт матди ярдәм күрсәтеп торучы Маргарита, Раджив һәм Анатолий Ивановларга, Николай Осиповка бик рәхмәтле, - ди Мария Андреева.
Күңелле ял сәгатьләре бүләк иткән, талантларны саклый, үстерә, осталыкларын камилләштерә барып рухи азык өләшкән Мариягә ныклы сәламәтлек, аяз күк йөзе, озын гомер, рухыбызны агарту юлында имин һәм нәтиҗәле хезмәт телисе килә. Иҗат чишмәләрең язгы ташкыннардай ургысын, күңелеңдә һәрчак шатлык булсын, ул сине гел сәхнәгә, тамашачылар алдына җилкендереп торсын!
Тормыш иптәше Степан да аңа бу эшендә ярдәм итә икән. Аларның гаиләсе, авылда һәркемгә үрнәк.
Фирая Мингалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев