Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Тылсымлы сәхифәләр”

Китапханәбезгә бик тә затлы китап килде: Габдулла Тукайның балалар өчен язылган "Тылсымлы сәхифәләре". Рәмзия Биктаһирова, китапханәче Китапка кергән шигырьләрне яттан белсәм дә, түзмәдем, тагын бер кат укып чыктым. Бөек шагыйребезнең шигырьләрен укыган саен укыйсы килә, алар ялыктырмыйлар да, туйдырмыйлар да. Олысы да, кечесе дә ул шигырьләрдән үзенә рухи азык ала....

Китапханәбезгә бик тә затлы китап килде: Габдулла Тукайның балалар өчен язылган "Тылсымлы сәхифәләре".

Рәмзия Биктаһирова, китапханәче

Китапка кергән шигырьләрне яттан белсәм дә, түзмәдем, тагын бер кат укып чыктым. Бөек шагыйребезнең шигырьләрен укыган саен укыйсы килә, алар ялыктырмыйлар да, туйдырмыйлар да. Олысы да, кечесе дә ул шигырьләрдән үзенә рухи азык ала. Үлемсез шигырьләр дип шушындый шигырьләргә әйтә торганнардыр. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов балаларга зур бүләк ясаган. "Кадерле дустым! Бу матур китап-сиңа бүләк. Укы, өйрән,"-дип, Президентыбызның изге теләкләре белән ачыла китап. Ундүрт шигырь кергән. Әлбәттә инде шагыйрьнең һәрберебезгә билгеле булган "Туган тел", "Эш беткәч уйнарга ярый", "Бала белән күбәләк", "Гали белән Кәҗә" һәм башка шигырьләре тупланып бирелгән. Шигырьләр татар, рус, инглиз телләрендә басылган. Аларны исемнәре дөньяга билгеле атаклы тәрҗемәчеләр тәрҗемә иткән. Китап балалар күңеленә хуш килә торган ачык, якты, матур, мәгънәле рәсемнәр белән бизәлгән. Бу шигырьләрнең балалар тәрбияләүдәге әһәмияте турында сөйләп тору артыктыр. Аны һәрберебез белә. Бу урында сөекле шагыйребезнең канатлы сүзләрен китерәсем килә: "Кечкенәдән гүзәл нәрсәләр укыган балаларның күңелләре дә нечкә һәм гүзәл булып, һәрчак гүзәл вә мөкаддәс нәрсәләрне генә сөючән буладыр..." "Татармультфильм" нәшриятында басылган әлеге китапка, әлбәттә, мультфильмлы диск беркетелгән. Тиражы-35000 данә. Мин бу китапның һәр гаиләдә өстәл китабы булуын теләр идем. Кем редакциясендә чыкты икән дип кызыксындым. 2012нче елда басылган һәм баш редактор Туфан Миңнуллин дип куелган. Ирексездән Мөхәммәт Мәһдиевның сүзләре хәтеремә килде: "Кеше китә-җыры кала".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X