Нократ
  • Рус Тат
  • Тәвәккәлнең бит пешми

    "Эшләргә теләгән җаен таба,"-дип юкка гына әйтмәгәннәр. Икенче фермада муниципаль район башлыгының халык белән очрашуында печән әзерләү өчен җир сораучылар да табылды. "Борын төбегездә генә бит печәнлекләр, чыгыгыз да чабыгыз," - дияргә мәҗбүр булды ул. Эш тәмен белүчеләр Нәсимә Дәүләтшина элек мәктәптә рус теле укыткан, Наил-"Яшел тау" хуҗалыгында склад мөдире...

    "Эшләргә теләгән җаен таба,"-дип юкка гына әйтмәгәннәр. Икенче фермада муниципаль район башлыгының халык белән очрашуында печән әзерләү өчен җир сораучылар да табылды. "Борын төбегездә генә бит печәнлекләр, чыгыгыз да чабыгыз," - дияргә мәҗбүр булды ул.
    Эш тәмен белүчеләр
    Нәсимә Дәүләтшина элек мәктәптә рус теле укыткан, Наил-"Яшел тау" хуҗалыгында склад мөдире булып эшләгән. 2008нче елны блоклардан олы сарай җиткереп куйган булганнар. Бүген алар дүрт сыер, җиде бозау һәм ат асрыйлар. Сөтләрен халык сатып ала, Мамадышка да алып баралар. Даими клиентлары бар, шуларга тараталар. Сөт өсте, эремчек тә ясыйлар. "Печәнне моточапкыч белән малайлар әзерли. Ат белән алып кайтабыз,"-ди Нәсимә. Саламны Уразбахтыдан кайтарганнар. Быел кыш өч баш мал суйганнар.
    Ә Петр Конюхов бу кышта биш үгез суеп саткан. "Итне РайПОга һәм Мамадыш базарына тапшырам," - ди ул. Арбасы, чапкычы, төягече белән тракторы бар. Тракторын 2010нчы елны Кировка печән әзерләргә баргач сатып алып кайткан булган. Бүгенге көндә ун баш мөгезле эре терлек һәм ат тота. Былтыр бер малайларына Мамадышта йорт җиткереп бетергәннәр. Печән әзерләгәндә аңа да уллары булыша. Ул да печәнне ерганак читләреннән чаба. "Пресс булса, печән ташу күпкә җиңеләер иде," - диде ул.
    Әлфия Зиннәтуллина - тол хатын. Бүгенге көндә өрлектәй ирләргә дә үрнәк булырлык гомер кичерә. Өенә янкорма җиткергән, былтыр мунча җиткергән. Мал сараен, келәтен блоклардан ясап куйган. Бөтен эштә аңа ике кызы булыша. Ике сыер, ике бозау һәм илледән артык сарык асрый ул. "Итне сатарга абыйлар алып китә,"-ди.
    Икенче ферманың РайПО кибетендә эшләче Раушания апасы гаиләсе дә күпләп маллар тота икән.
    Рус Пакшинында яшәүче Сергей Федоров та тугыз баш мөгезле эре терлек асрый, 25 умартасы бар. Сөтне аннан авыл халкы ала. Утыз гектар җире дә бар. Печәнне ул да инеш буйларыннан, ерганак читләреннән әзерли. Үзенең ел саен чаба торган урыннары бар икән.
    Авыл җирлеге башлыгы булып эшли башлауга, Вәлия Гыйззәтуллина Икенче фермада да, Рус ПАкшинында да христианнар һәм мөселманнар өчен дога кылу бүлмәләре булдырган. Икенче фермадагысы элекке авыл Советы бинасында урнашкан. Мөселманнарның дога кылу бүлмәсенә җылыту системасы ясап куярга кирәк әле. Татьяна Сергеева белән Флюра Сайтуладзе быел Качману бәйрәмендә авылда яшәүче христианнарны автобус белән "Изге җәйләү" комплексына алып барулары, изге сулар алып кайтулары турында сөйләделәр. Татьяна Сергееваның әнисе элекке заманнарда Изге җәйләү чишмәсенә Мамадыш районының төрле авылларыннан, хәтта Алабугадан да, килүләре турында сөйли икән.
    Юллар күп-сайла гына
    2010нчы елның кышында гына Ташлы авылыннан пуҗым алып, анда абзар салып куеп үгезләр симертә башлаган Наил Галәүов чын фермерга әйләнеп китте. Бүген фермасында 63 баш сыеры бар. Рифат Мотыйгуллиннан да тугыз баш Америка сыеры сатып алган. Аларның азыкларына микроөстәмәләр куша, урамда йөртеп кергәннән соң тоякларын эшкәртәләр икән. Сенаж, печән һәм фуражны бергә кушып бирү өчен, азык тараткыч сатып алган. Печәнне "Омар" агрофирмасы басуларыннан чабып әзерләгән. Моның аларга 700 рулон печән биргән. Хәзергә көн саен биш центнер сөт сата. Җәйгә ике тоннага чыгарга исәпли. Шушы араларда гына яңа саву аппаратлары алып килгәннәр. Спиртзаводтан фугат ташый.
    -Сөтне үзебездә эшкәртүне оештырып, йогуртлар чыгарасым килә,-ди Наил. Ташлы авылындагы элекке утарында симертүдәге үгезләрен асрый. Атлар да тота. Рифат Мотыйгуллиннан 43 баш үгез бозау да алган. Аларны симертеп, яртысын кире кайтарачак. Калганнарын үзе сата.
    Эшчәнлекнең башка тармаклары белән дә шөгыльләнә фермер. Агач эшкәртү ңехы оештырып, өстәлләр һәм урындыклар ясый башлаганнар. 145кә 9 метрлы яңа ял базасы җиткергән. Сентябрьдә фундаментын салган булган, бүген инде бинасы тора. Катамараннары, квадрацикллары бар.
    Хәзерге көндә барысы унбер кеше эшли анда. Хезмәт хакын вакытында түләп бара. Бар хыялы - үзенә арендага җир алу.
    Максим Починокта гомер кичерүче Николай Бадыгин тугыз сыер асрый. Ике тракторы, "КамАЗ" автомашинасы бар. Тагын да күбрәк мал тотарга тели, ул да: "Җир кирәк," - ди.
    Красная Горкадагы фермасында Зөфәр Шәйдуллин 130 баш дуңгыз, 38 мөгезле эре терлек ( 14е сыерлар), 55 сарык тота. Анда өч кеше эшли. Итләрен ярминкәләргә, базарга алып чыга.
    Ә Фәрит һәм Раилә Галәүовлар берничә ел инде яшелчәләр, чәчәк кәлшәләре үстерү бизнесы белән шөгыльләнәләр. Ике теплицалары бар. Мичләрен брикетлар ягуга көйләгәннәр. "Икътисади яктан отышлы,"-диләр. Кыш буе суган үстергәннәр. Бүген алырның соңгы партиясе өлгереп килә инде. Былтыр сиксән мең чәчәк кәлшәсе үстереп сатканнар. Шуның яртысын Мамадышка алганнар. Виноград, карлыган, кура, алмагач, башка җимеш агачлары үсентеләре дә үстерәләр.
    "Мамадыш" совхозы бистәсендә яшәүче Фәрит Филиппов атлар үстерү белән шөгыльләнә башлаган. Тугыз аты бар инде бүген. Шушы араларда гына Алабуга районыннан да берничә баш алып кайткан. Хатыны белән ат итеннән пешереп тә, ыслап та төрле тәм-томнар ясыйлар. Ат итеннән казылыклар, башка азык-төлек әзерләү бездә кереп кенә килә әле. Кибетләргә казылыкларын да башка төбәкләрдән алып кайталар. Киләчәктә эшмәкәрлекнең бу юнәлеше дә бездә киң таралыр.
    Гаилә фермалары оештыручылар, бизнес белән шөгыльләнүчеләр бик күп Красная Горка авыл җирлегендә. Торак пунктларның Мамадышка якын булуы да бераз файда итә торгандыр. Әмма иң мөһиме - халыкта теләк бар. Җыелышлар үткәреп, җитәкчеләребезнең үгетләп утырганнарын көтмиләр. Евгений Арсланов, әнә, лизинг-грантка тимер чүкү станогы, Айрат Низамов агач киптерү камерасы, Людмила Никитина төягеч, Светлана Гаязова, Ләйсән Пищулова "Газель" автомашинасы кайтарганнар.
    Саннар һәм фактлар
    Красная Горка авыл җирлегендә 1231 шәхси хуҗалык бар, 4112 кеше яши. 2310ы - эшкә яраклы. Шәхси кулларда - 14 "КамАЗ" аштомашинасы, 17 трактор. Былтыр 49 кеше ЛПХ кредиты алганнар, 7 кеше лизинг-грант отканнар.
    Минневәрис Мингалиев

    Реклама

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: