Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тузга язылган язмыш

Алия Байкиеваны өендә очрату кыен эш булып чыкты: атнаның өч көнен "Сәламәтлек" клубына аэробикага, район ветераннар хорына репетициягә, пәнҗешәмбе-мәдрәсәгә "Ак калфак" клубына, җомга көнне мәчеткә намазга, Мәзекүрә абыстайдан сабак алырга йөри икән. Менә сиңа замананың эшлекле пенсионеры! Алсу Дияр "Борынгы кешеләр каен тузына да язганнар". "По-русски расскажите, девушка!" Тарихтан имтихан...

Алия Байкиеваны өендә очрату кыен эш булып чыкты: атнаның өч көнен "Сәламәтлек" клубына аэробикага, район ветераннар хорына репетициягә, пәнҗешәмбе-мәдрәсәгә "Ак калфак" клубына, җомга көнне мәчеткә намазга, Мәзекүрә абыстайдан сабак алырга йөри икән. Менә сиңа замананың эшлекле пенсионеры! Алсу Дияр "Борынгы кешеләр каен тузына да язганнар". "По-русски расскажите, девушка!" Тарихтан имтихан алучы апаның кырыс күз карашыннан калтырап төште Алия. Кара, белми икән бит ул каен тузы дигән сүзнең тәрҗемәсен. "Белмисез, димәк сезгә икеле, хушыгыз." Имтихан алучы бу сүзләрне саф татарча, көлә-көлә әйтте. Ә Алабуга дәүләт педагогия институтының рус теле факультетына кереп, укытучы булырга хыялланган кызның канатлары киселгән иде инде. Кире Мамадышка кайтып, әти-әнисе, укытучылары күзенә ничек күренер. Ул документларын Түбән Кама медицина училищесына илтеп бирде. Бер ай укыды. Тирә-юньдәге барлык әби-чәбигә укол кадап, горчичник, банка куеп йөрсә дә, юк, табиблык һөнәре аныкы түгел икән. Күңеле Укытучылыкка тартыла иде. Кайтты. Мамадышның икенче санлы татар мәктәбенә пионервожатый булып урнашты. 1978нче елда читтән торып АДПИны тәмамлады, тик татар мәктәбе кирәк түгел дип, уку йортын ябып куйдылар. Алия Котдус кызын район "Белем" җәмгыятенә җаваплы секретарь итеп эшкә алдылар. Колхоз фермаларында, авыл клубларында, төрле оешмаларда Казаннан килгән һәм җирле лекторлар нинди генә темага лекция укымады ул вакытта. 1986нчы елдан КПСС райкомының оештыру бүлеге инструкторы. Тик замана җилләре болай кискен үзгәрер дип кайсыбыз уйлаган: 1992нче елда райком бинасын иң соңгы кешеләрнең берсе булып калдырып чыкты инструктор. Ә алда эшнең тагын да кызыклысы, күңелгә якыны көтеп торган икән. Район мәгариф бүлегендә мәктәпкәчә учреждениеләр буенча инспекторлыкка 17 елын багышлады. Мәгариф ветераны, аның гомерлек дусты Луиза Мисбахова әйтмешли: "Таләпчән, җитди, кайгыртучан, һәр нәрсәгә төптән уйлап тотынучы, яхшы оештыручы җитәкче мөдирләрне бер учка җыеп тота, эшләтә дә, ял да иттерә белде." 2008нче елда 55 яшен тутыра да, лаеклы ялга китеп тә бара. Әти-әнисен үз куллары белән хәстәрләп, хәер-фатихаларын алып соңгы юлга озата. Башында акылы булган кеше барыбер Хакыйкатьне аңлый-ул мәдрәсәгә юл тота. Нәселгә кемдер дога да укырга тиеш, аңлы рәвештә мәдрәсәгә юл тота. Бүгенге көндә Коръәнне мәхкәм белән укый, күп кенә туганнарына Коръән багышлаган инде. Үкенеп вакыт уздыручылардан түгел, үзенә шөгыльне барыбер таба. Пенсионерлар өчен оештырылган компьютер курсларын тәмамларга да өлгергән. Ноутбугыннан аның мәчеттә, сәяхәтләргә баргач төшергән йөзләгән фотоларын карадык. Бәйләү түгәрәгенә йөреп, модалы башмаклар, матур мунчалалар бәйләп туганнарга бүләккә өләшү дисеңме, аш-су әзерләшергә йөрү-кирәкле кеше. Глобаль идеяләр килеп кенә тора башына. Узган ел авылларда яшәүче пенсионер балалар бакчалары мөдирләрен Укытучылар көнендә "Бәләкәч"тә очраштыручы да ул булды. Хәзер алар өчен район ветераннар советы оештыру уе белән янып йөри. Өегездә тәртип булса, Үткән эшкә салават әйтеп, замана белән бер аяктан атлап яшәргә дә, яшәргә. Ялгызлык бетерә кешене. Кечкенәдән башта отряд, аннары дружина советы председателе, мәктәпнең комсомол секретаре булган активистка бар җаваплылыкны үз өстенә алырга өйрәнгән. Кеше булып калсын кеше! Түбән Тәкәнеш авылында гаиләдә 12нче бала булып дөньяга килә ул. 30нчы елларда дифтериядән ике атна эчендә дүрт балалары вафат була. Ир белән хатын ант итәләр: "Ходай күпме бала җибәрә, барысын да алып кайтачакбыз!" Төпчек кыз ата-ана бәхетенә туа. Чөнки Тулысынча яшьләргә ипотекага бирелгән дүрт катлы йорттагылар өчен "әби-апа". Кем эшендә тоткарлана, кемнең сменага чыгасы бар, экстремаль очракта коткаручы таяк-Алия апалары. Пенсиягә чыккач бер генә ай эшли. Пенсиягә чыккач, тормыш башлана гына икән бит әле ул. Югалып калыр дисезме әллә?! Алия Котдусовнаның район мәгариф бүлеге бинасы ишегалдыннан машинага руль артына утырып чыгып килгәнен күреп кире борылып карадым шулай. Ачыкладым: 50 яшьлек юбилеена үзенә бүләк ясаган икән. 60 яшенә нинди бүләкме? Чит ил паспорты ясатып алган инде: Мисырга сәяхәт итәргә җыена. Озакламый хаҗ сәфәренә кузгалыр исәбе дә бар. Сөбханалла! Коръәнне мәхкәм белән укып җибәрде. Марксизм-ленинизм университетын кызыл дипломга тәмамлаган. Нәсел зур, туган-тумача ишле. Тәкәнешнең идеология буенча райком секретаре кызы бит ул. 1967нче елда Мамадышка күчеп киләләр. 1971нче елда икенче татар мәктәбен тәмамлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев