Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тумыштан шагыйрь

Җирле шагыйребез Сәяф Шәйхинең хәтер бишегендәге җитмеш еллык хатирәләре кәгазь юлларына күчеп, сигезенче китабы булып дөнья күрде. Вәрис Гали "Тормышымда, шәхес буларак формалашуымда зур урын алып торган шәхесләргә, туган як табигатенең үзенчәлекләренә, балачагымның кабатланмас мизгелләренә багышланган истәлекләр,"-дип бәяли автор үзе "Хәтер бишеге" дип аталучы әлеге җыентыкка кергән истәлек-хикәяләрен, парчаларын. Шул...

Җирле шагыйребез Сәяф Шәйхинең хәтер бишегендәге җитмеш еллык хатирәләре кәгазь юлларына күчеп, сигезенче китабы булып дөнья күрде. Вәрис Гали "Тормышымда, шәхес буларак формалашуымда зур урын алып торган шәхесләргә, туган як табигатенең үзенчәлекләренә, балачагымның кабатланмас мизгелләренә багышланган истәлекләр,"-дип бәяли автор үзе "Хәтер бишеге" дип аталучы әлеге җыентыкка кергән истәлек-хикәяләрен, парчаларын. Шул исемдәге автобиографик әсәре аеруча тирән эчтәлеге, җылылыгы белән аерылып тора. Тугач та әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булып ятим калган Сәяфның бала чагы һәм яшьлек еллары аша анда сугыштан соңгы авыл панорамасы, халык өстенә төшкән авырлыклар сурәтләнгән. Хәер, балда-майда гына йөзеп үссә, мамадышлыларның Сәяф Шәйхи дигән сөекле шагыйрьләре бүген булмас та иде. Кешене бит гадәти булмаган мохит шәхес итеп чарлый. Үзе дә "Кереш сүз урынына" дигән язмасында: "Әти-әнисез дип тормадым, тормыш дигән нәрсәгә тешем-тырнагым белән ябышып, үҗәтләнеп үстем,"-дип яза ул. Үҗәтләнеп юлында очраган барлык авырлыкларны җиңә барган Сәяф Себер якларында да эшләп кайта, колхоз рәисенең, совхоз директорының урынбасарлары вазыйфаларын да башкара; йөрәгендә кабынган иҗат учагы бөтен дөньясын биләп алып, шигырьләр яза башлый, китаплар чыгара, Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш районы хакимиятенең Шәйхи Маннур, районыбыз газетасының Дмитрий Крещенов исемендәге премияләренә лаек була; үзе кебек үк тынгысыз җанлы Мөсфирә ханым белән берсеннән-берсе чибәр өч кыз тәрбияләп үстереп, аларны башлы-күзле итәләр. Бүген аларның ил-көн алдында горурланырлык оныклары да бар. Ирекле көрәш буенча Россия һәм дөнья чемпионы Айдар үзе генә дә ни тора бит! Китапка тупланган ике дистәгә якын әсәрнең күбесе авторның туган ягына, якташларына багышланган. Аларда-гыйбрәтле язмышлар, берсен дә дулкынланмыйча укып булмый. Сәяф Шәйхинең шагыйрьлеге прозасына да күчкән. Хикәяләр, парчалар сурәтләү чараларына гаять бай. Мамадыш төбәгенең күренекле шәхесләре Мөхәммәтҗан Шакировка һәм Петр Ивановка багышланган язмалар җыентыкны тагын да көчәйтеп җибәргәннәр. Шунысы аеруча сөенечле: әсәрдән әсәргә Сәяф Шәйхинең прозасы да камилләшә бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев