Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тукай бөеклеге

Әбиләр өчен оныкларыннан да якын кем бар икән?! Дания Газизова, Югары Кыерлы мәктәбе укытучысы Беркөнне күршемнең хәлен белергә кердем. Сүзебез күрше авылда беренче сыйныфта укучы оныгына барып тоташты. "Ничек укый соң? Мәктәпне яратамы?"-дим. "И, малакаем, (якын итеп шулай эндәшә ул), хәзер балаларга бөтен мөмкинлек тудырылган. Укысыннар гына. Тик шунысы бар,...

Әбиләр өчен оныкларыннан да якын кем бар икән?! Дания Газизова, Югары Кыерлы мәктәбе укытучысы Беркөнне күршемнең хәлен белергә кердем. Сүзебез күрше авылда беренче сыйныфта укучы оныгына барып тоташты. "Ничек укый соң? Мәктәпне яратамы?"-дим. "И, малакаем, (якын итеп шулай эндәшә ул), хәзер балаларга бөтен мөмкинлек тудырылган. Укысыннар гына. Тик шунысы бар, хәзер беренчеләргә өй эше бирмиләр икән. Мәктәптә өйрәнгәнне өйдә кабатламагач, онытыла бит ул. Баштарак осталыгы чамалырак иде. Онытып тилмерде. Аптырагач, кодагый мәктәпләренә кергән. Укытучысыннан өй эше биреп кайтарырга кушкан. Апа әйткәнне бала үти бит ул. Безне генә тыңлап бетерәсе килми. Тиеш булмаса да, укытучы апасы өй эшен язып кайтара башлаган. Кайтып бераз йөри дә, утыра икән бу дәрескә. Укуы да шомарган, исәпләүнең дә җаен алган. Алга китешне үзе дә сизгән. Ә беркөнне, укытучыны шаккаттырып: "Апа, өй эшен алданрак язган булсагыз, күптән Тукай була идем инде!"-ди икән. Тукайның бөеклеген белгән бит!"-дип, сүзен йомгаклады күршем. Мин ул сөйләгәннәрне үземчә яздым. Ә оныкларын яратуын тою өчен аның дәртләнеп сөйләвен, көлеп торган күзләрен күрү кирәк. Тойдым, күрдем һәм бик сөендем. И, без дә шундый булырбыз микән?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев