Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тугрылык

Иптәшем юлда эшләгәндә эт алып кайтты. Соры төстәге зур гәүдәле немец овчаркасы. Ләмига Җикшимбеева. Мамадыш шәһәре Бозау кадәр ана этне күрүгә, иремне орыша башладым, нәрсәгә алып кайттың моны дип. "Мин гел ашатканга, башкаларны кырыена китерми башлады, артымнан ияреп йөри, жәлләдем,"-ди. Икенче көнне ирем эшкә китте, эт өйдә калды, хуҗасын юксынып...

Иптәшем юлда эшләгәндә эт алып кайтты. Соры төстәге зур гәүдәле немец овчаркасы.

Ләмига Җикшимбеева.
Мамадыш шәһәре
Бозау кадәр ана этне күрүгә, иремне орыша башладым, нәрсәгә алып кайттың моны дип. "Мин гел ашатканга, башкаларны кырыена китерми башлады, артымнан ияреп йөри, жәлләдем,"-ди. Икенче көнне ирем эшкә китте, эт өйдә калды, хуҗасын юксынып көне буе улады. Тора-бара без аңа, ул безгә ияләште. Аңа Найда дип исем куштык. Берәр атна узуга этебез бер чебине тотты. Хуҗасыннан ай-яй каты эләкте аңа бу ярамас гамәле өчен. Шелтәле сабакны нык үзләштерде. Үрдәк бәбкәләрен дә, чебиләрне дә аңа калдырып: "Найда, карап тор!"-дип өйгә кереп китә идек, бер җиргә дә җибәрмичә, көннәр буе саклап ята. Күрше тавыкларын да ишегалдына кертми иде. Уйнарга килгән балалар безнекеләргә катырак кычкырсалар да, аларга өрергә тотына. Ашарына гел биргәч, миңа бигрәк нык ияләнде. Тугры дустым артымнан калмый, нәрсә әйтсәм дә аңлый, тыңлый. Эшкә озата, каршы ала. Кисәк кенә авырып киттем. Хастаханәгә салдылар. Берсендә ирем артыннан качып ияреп менгән бу. Хастаханәгә беркемне дә кертмичә, ишек төбендә торган. Кешеләр тәрәзә каккач кына, эшнең нәрсәдә икәнен аңладык. Аннан соң мин Казанга операциягә китеп бардым. Көндез дә, кичен дә юл чатына чыгып, моңсу гына көтеп утыра да, башын иеп, койрыгын салындырып кайта да. "Сине Найда бик сагына. Аны жәлләп, күзләргә яшь килә,"-дип шалтырата иде ирем. Мин өйгә кайткач, шатлыгы йөзенә чыкты. "Балакаем, өстемә сикерә күрмә, ярамый!"-дигәч, күзләрен зур ачып, койрыгын болгый-болгый, уйнаклап, ишек төбенә кадәр артымнан ияреп килде. Озак яшәде, бик үрчемле булып чыкты. 15әр бала тудыра иде. Үстерәбез дә, бөтен Мамадышка таратабыз. Найданың сула башлаганын күреп, бер кара көчекне үзебездә калдырдык. Бәләкәч дип исем куштык. Сиземләвебез дөрес булган: Найдабыз үлде. Балалар аны елый-елый күмделәр. Бәләкәчебез үсте. Төс-кыяфәте белән әнисенә тамчы да ошамаса да, күз карашлары гел аныкы инде. Бер гадәтен генә өнәп бетермибез: көннең билгеле вакытлары җиткәч улый. Моны кешеләр яхшыга юрамый бит. Ирем беркөнне бәйдә торган этне үзе белән алган. Бераздан тегесе күз-башын акайтып чабып кайтып керде дә, оясы янына утырып уларга тотынды. Берничә минуттан... мәчет манарасыннан азан тавышы яңгырады. Шунда гына башыма барып җитте: аның бу шөгыле намаз вакытлары белән туры килә икән. Бишвакыт намазын калдырмый бит Бәләкәч. Менә адәмнәргә сабак кайда?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев