Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган җирдәге бәхет

Туган җирдән, туган авылдан да газиз урын юктыр. Һәр кеше үзенең бала-чагы үткән урыннарны өлкәнәйгән көнендә дә сагынып яши. Туып үскән урыннарын калдырып китеп, чит төбәкләрдә гомер итүчеләр дә туган җирнең тарту көчен тоеп яшиләр. Алар туган туфрак исе, һавасы тартып тора. Андыйлар бәхетләрен шунда табалар. Вазыйх Каюмов гаиләсе дә...

Туган җирдән, туган авылдан да газиз урын юктыр. Һәр кеше үзенең бала-чагы үткән урыннарны өлкәнәйгән көнендә дә сагынып яши. Туып үскән урыннарын калдырып китеп, чит төбәкләрдә гомер итүчеләр дә туган җирнең тарту көчен тоеп яшиләр. Алар туган туфрак исе, һавасы тартып тора. Андыйлар бәхетләрен шунда табалар. Вазыйх Каюмов гаиләсе дә язмышларын Кече Сон белән бәйләде. Авылларында үрнәк гаиләләрдән санала алар. Вазыйх кечкенәдән житез, акыллы, тыйнак булуы белән аерылып торды. Урта мәктәпне бетергәч тә, Лаештагы бухгалтерлар әзерләү мәктәбендә махсус курсларда белем алды. Аны тәмамлагач, туган авылына кайтты һәм бүгенге көнгәчә авыл хуҗалыгы тармагында өлкән бухгалтер вазыйфаларын башкарып килә. Хезмәтләре өчен күп тапкыр Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. 1987нче елда авылның уңган, булган кызы Данияне үзеңә пар итте. Узган ел урамнарны балкытып, төп йортларына каршы гына өй салып чыктылар һәм шунда гомер кичерәләр. Баһадирдай өч ул үстерделәр. Балалары үзләре кебек тыйнак. Өлкән уллары Илназ Алабуга педагогия институтын тәмамлап, авылга эшкә кайтты. Ул да әтисе кебек саланы үз итте. Уртанчылары Нияз да абыйсы укыган институтның 3нче курсын тәмамлады. Кече уллары Данияз Кече Сон урта мәктәбендә белем ала. Тырыш, акыллы, абыйларыннан калышмый: яхшы билгеләренә генә укый. Быел ирле-хатынлы Каюмовларның зур бәйрәмнәре: бергә яши башлауларына чирек гасыр була. Әле күптән түгел генә тормыш иптәше Даниянең 50 яшен уздырдылар. Ул озак еллар авыл кибетендә сатучы булып эшли. Һәрвакыт ачык йөзле, чиста, шат күңелле. Эшен бик яратып, җиренә җиткереп башкара. Дания үзенең Вазыйх хатыны булуына бик горурланып яши. Балаларын да аталары шикелле акыллы, тырыш булырга өнди. Аларның гаиләсе авылда яшәүләренә һич тә үкенми, хезмәттән тәм табып, бер-берсен хөрмәтләп гомер кичерәләр.

Тәнзилә Насыйбуллина, Сон авыл җирлеге сәркатибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев