Нократ

Тәртипкә салган эш җиңел

Рәкыйф Гатин-районыбызның эре фермерларының берсе. Умартачылык һәм игенчелек белән шөгыльләнә ул. Илнур Юнысов Дүрт ел элек үзенең һәм 16 уртакирмәнледән арендага алган пай җирләрендә икмәк үстерә башлый. -Беренче елны 45 гектарда чәчтек. Бүгенге көндә сөрүлек җирләре 90 гектар мәйданны тәшкил итә,- ди фермер. Иң элек "МТЗ-80" тракторы, ике тырма агрегаты,...

Рәкыйф Гатин-районыбызның эре фермерларының берсе. Умартачылык һәм игенчелек белән шөгыльләнә ул. Илнур Юнысов Дүрт ел элек үзенең һәм 16 уртакирмәнледән арендага алган пай җирләрендә икмәк үстерә башлый. -Беренче елны 45 гектарда чәчтек. Бүгенге көндә сөрүлек җирләре 90 гектар мәйданны тәшкил итә,- ди фермер. Иң элек "МТЗ-80" тракторы, ике тырма агрегаты, бер "СЗ" чәчкече һәм культиватор ала Рәкыйф Гатин. Быел машина паркы Лизинг-грант программасы буенча кайтарган МТЗ-82 тракторы исәбенә тулыланган. Аларны Илфат Кәримов һәм Рамил Хөҗҗәтов иярли. Фәрит Хәйруллин белән Аяз Гатин да-фермерның төп ярдәмчесе. Арташ авылында ашлык склады төзеп куйганнар, тегермәннәре бар. Узган елгы икмәкнең күпчелеген фураж итеп сатканнар. -Ярминкәләргә дә илттек, күрше авылларга да чыктым,-ди Рәкыйф абый. Туңга сөрүне көздән тулысынча төгәлләгән булганнар. Бүгенге көндә күпьеллыкларны тукландыру, дым каплату эшләре дә артта калган. Печән җирләренә гектарына 3-4 центнер исәбеннән аммиак селитрасы керткәннәр. Быел фермер Гатин 18 гектар да печән, 30 гектар да язгы бодай, 10 гектар җирдә солы һәм калган мәйданда арпа үстерергә ниятли. 2нче майга булган мәгълүматлар буенча, фермерлык хуҗалыгында 15-20 гектар җирдә арпа гына чәчәсе калып бара иде. "Һава шартлары мөмкинлек биргәндә ике көнлек эш инде бу",-ди фермер. Быелгы язгы кыр эшләре кампаниясе Рәкыйф Гатинга эшчеләргә түләнәчәк хезмәт хакларын һәм техника ремонтын исәпләмәгәндә якынча 170 мең сумга төшә икән. Моның 120 мең сумын чәчүлек материал тәшкил итә. -Безнең өчен иң зур проблема-ягулык-майлау материаллары һәм чәчүлек орлыкка бәяләрнең югары булуы. Калганын ничек тә җиңәргә була әле,- ди КФХ башлыгы. Кыр корабы булмау сәбәпле, үстергән уңышны җыеп алуда ярдәмне читтән чакырырга туры килә фермерга. -ПМК "Мелиорация" җитәкчесе Ринат Мостафинга рәхмәт. Урып-җыю чорында комбайн белән ул булыша. Аннан, 90 гектар җир өчен берничә миллион сум торган техника да алып булмый бит. Финанслар рөхсәт итми,-ди Рәкыйф Гатин. Игенчелектән тыш, умартачылык белән дә шөгыльләнә ул. 150 баш корт гаиләсе бар. "Кайсы тармакта җиңелрәк?"-дигән сорауга фермер Гатин: "Барысы да хезмәт сорый. Эшләсәң, берсендә дә җиңел түгел. Җирләр өлгергәнче берара умарталыкта эшләп алабыз. Аннан кыр эшләре башлана. Шул рәвешле тәртип белән алып барабыз",-дип җавап бирде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: