Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәҗрибәле офтальмолог радио тыңлаучылар соравына җавап бирә

12-18 мартка кадәр дөньякүләм глаукома авыруына каршы көрәш атналыгы игълан ителде. Билгеле булганча, глаукома - кешеләрнең сукыр калуына китергән сәбәпләр арасында икенче урынны алып тора. Бу авыру төрле яшьтә барлыкка килергә мөмкин. 40 яшьтән соң глаукома ешрак тарала һәм авыр кичерелә. Россиядә глаукома белән 1 миллионга якын кеше авырый. Статистик...

12-18 мартка кадәр дөньякүләм глаукома авыруына каршы көрәш атналыгы игълан ителде. Билгеле булганча, глаукома - кешеләрнең сукыр калуына китергән сәбәпләр арасында икенче урынны алып тора. Бу авыру төрле яшьтә барлыкка килергә мөмкин. 40 яшьтән соң глаукома ешрак тарала һәм авыр кичерелә. Россиядә глаукома белән 1 миллионга якын кеше авырый. Статистик мәгълүматларга караганда, глаукома белән авыручыларның 6-20 проценты сукыр булып кала. Аның сәбәбе - глаукома билгеләрен соң күреп алу. Әгәр дә кеше табибка үз вакытында мөрәҗәгать итә икән, аның күрү сәләтен саклап калырга мөмкин, дип саный табиблар. Шуңа күрә пациентларга шул турыда мәгълүмат бирү, халыкка глаукома турында сөйләү мөһимлеге көн кебек ачык.

"Нократ дулкыннары" радиосының " Сәламәтлек калейдоскопы" тапшыруы кысаларында глаукоманы профилактикалау, аны дәвалау ысуллары хакында бәян ителәчәк. Бу хакта район үзәк хастаханәсенең табиб-офтальмологы Павел Сергеевич Бондаренко бәйнә-бәйнә сөйләр.

12 нче март көнне, 15.40 сәгатьтә, " Сәламәтлек калейдоскопы" тапшыруын тыңларга онытмагыз. Темага бәйле кызыксындырган сорауларыгызны тапшыруга кадәр, яисә тапшыру барышында 3-17-65 телефон номеры буенча җиткерү мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев