Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тормыш дилбегәсен нык тотып

Һәр эшен төгәллек белән башкарып, уңай нәтиҗәсен күрергә күнеккән ул. Кечкенәдән эшкә өйрәнеп үскәнгә, гомере буе җаваплы урыннарда хезмәт куярга туры килә үзенә. Көек-Ерыкса авыл җирлеге башлыгы ны бүгенге көндә районыбызда җитәкче вазыйфалар биләүче гүзәл затлар арасында иң өлкәннәрнең, авыл җирлекләре башлыкларыннан иң тәҗрибәлеләрнең берсе дип әйтергә була. Үзенең хезмәт...

Һәр эшен төгәллек белән башкарып, уңай нәтиҗәсен күрергә күнеккән ул. Кечкенәдән эшкә өйрәнеп үскәнгә, гомере буе җаваплы урыннарда хезмәт куярга туры килә үзенә. Көек-Ерыкса авыл җирлеге башлыгы ны бүгенге көндә районыбызда җитәкче вазыйфалар биләүче гүзәл затлар арасында иң өлкәннәрнең, авыл җирлекләре башлыкларыннан иң тәҗрибәлеләрнең берсе дип әйтергә була. Үзенең хезмәт юлын зур сынаулар аша башлап җибәрә ул. 1974 елда урта мәктәпне тәмамлап, Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керүгә әти-әнисе авырып китә. Ике ут арасында калган 17 яшьлек бала, студент тормышы белән яшәп карау теләге бик көчле булуга карамастан, туган йортына, газизләренә ярдәмгә ашыга. Гаиләдәге тугыз баланың уртанчысы, ягъни бишенчесе булу бар җаваплылыкны аның өстенә аудара: олырак балалар кайсы-кайда китеп урнашырга өлгергән, ә кечерәкләре әле әти-әнисен тәрбияләрлек яшьтә түгел. Шулай итеп, ишле гаилә тормышын алып бару, авыру әти-әнине һәм кечкенә эне-сеңелләрне тәрбияләү, 8нче сыйныфка кадәр үзенә белем биргән педагоглар белән беррәттән укытучылык хезмәтен башлау бурычы куела аның алдына. Сынатмый кыз. Югары уку йортында укуын читтән торып дәвам итә, туган авылы мәктәбендә 23 ел укыта. Тырышлыгы белән аерылып торган алдынгы хезмәткәргә тагын җаваплы эш йөкләнә. Әлфия Җамалиева 1998 ел башыннан-Көек-Ерыкса җирле үзидарә Советы рәисе. "Иң элек барлык авыллардагы объектларны карап чыктык. Төзекләндерәсе, яңартасы урыннар бик күп. Эш җитәрлек, барысын да тизләтергә кирәк",-дип, бу вазыйфага килгән беренче көннәрен исенә төшерә ул. Проблемалар куркытмый яңа җитәкчене. Җиң сызганып эшкә керешә. Районда иң беренчеләрдән булып нәкъ менә Көек-Ерыксада 13 объектны газлаштыралар. Гришкино авылында әти-әниләр ярдәме белән нигез казудан башланган мәктәп төзеп бетереп, кулланылышка тапшырыла. Шыяда зур мәктәп бинасы сафка бастырыла, авылга асфальт юл түшәлә, өр-яңа клуб җиткерелә. Саный китсәң, 24 ел эчендә нинди генә эшләр башкарылмаган да, нинди генә проблемалар хәл ителмәгән. Барысына да үзеннән күпме көч сарыф итәргә, таләпчәнлеген, үҗәтлеген, кырыслыгын һәм намуслылыгын эшкә җигәргә туры килгән Әлфия ханымга. Ә шул төрле якларын бәяләүче сыйфатлары арасында иң өстене-гадилеге булгандыр, минемчә. Кем белән генә аралашмасын, һәркайсын үзе белән бер дәрәҗәдә куеп сөйләшә, кеше хәленә керә, уртак тел таба белә ул. Шулай булмаса, җиде авылны берләштергән җирлекне уч төбендәгедәй нык тота алмас иде башлык. Һәр эшне авыл активы белән бердәмләшеп башкарулары да әлеге җирлек коллективы башында тәҗрибәле җитәкче торуы турында сөйли. Нәкъ яшь вакыттагыча, хөкүмәт эше белән бергә гаилә дилбегәсен дә нык тота ул. Тормыш иптәше Хәмиткә, кызы белән ике улына һәм ике оныгына да тырышлыгы, осталыгы белән үрнәк бу көннәрдә 55 яшьлек юбилеен билгеләүче Әлфия Җамалиева. Якыннарының ныклы терәген, кадерле хезмәттәшләренең ярдәмнәрен тоеп, әле озак еллар тагын да матур күрсәткечләр белән эшләвен дәвам итәргә насыйп булсын үзенә.

Гөлназ Мөхәммәтҗанова Әлфия Җамалиева. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев