Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Топинамбур кыюларны көтә

Борынгы бакча культурасы-топинамбурның киләчәге өметле. Россиядә 2016нчы елда бәрәңгене ашамлык һәм орлык өчен зур мәйданнарда утырту белән берлектә "җир грушасы"-торинамбурны да күпләп утыртырга планлаштыралар. Наталья Якимова Әлеге зур чыгымнар сорамый торган яшелчә турында азык-төлеккә кытлык кичергән чорларда еш "искә төшерәләр". Узган гасыргың 90нчы елларында да бу шулай булды. Ул чорларда...

Борынгы бакча культурасы-топинамбурның киләчәге өметле. Россиядә 2016нчы елда бәрәңгене ашамлык һәм орлык өчен зур мәйданнарда утырту белән берлектә "җир грушасы"-торинамбурны да күпләп утыртырга планлаштыралар.

Наталья Якимова

Әлеге зур чыгымнар сорамый торган яшелчә турында азык-төлеккә кытлык кичергән чорларда еш "искә төшерәләр". Узган гасыргың 90нчы елларында да бу шулай булды. Ул чорларда топинамбурга сәламәтләндерү чыганагы итеп карадылар, күпләр аны йорт тирәләрендәге кишәрлекләрендә булдыру ягын карады. Бу яшелчәне җитешкәч тә салатларда куллану кытлык кичерелгән кайбер яшелчәләрне алыштырырга ярдәм итте. Топинамбур турында үткән заманда сөйләү дөрес булмаса да, чынлыкта исә ул лаексыз онытылып торды. Безнең күршеләр, мәсәлән, аны тере читән сыйфатында үстерәләр. Күп очракта аңа бакчаның ерак бер өлеше бүленә. Башка яшелчәләрдән нык аерылып торуы составында инулинның күп булуы белән аңлатыла. Әлеге матдә кандагы шикәрне киметергә ярдәм итә. Шикәр диабеты һәм өлкән яшьтәгеләр өчен бик тә файдалы. Бәрәңгегә караганда А, В һәм С витаминнары да ике мәртәбә күбрәк. Ул организмдагы артык тозларны һәм радионуклидларны чыгарырга ярдәм итә, йөрәк-кан әйләнеше системасының эшчәнлеген яхшырта. Анемиядән дәвалый. Шунысы игътибарга лаек, топинамбур 40 градуслы эсселеккә дә, салкынга да түзә. Бүлбеләр туңда өшер дип куркасы түгел: язга чаклы сакланачаклар. Язгы салкын һава да яшь үсентеләргә зыян сала алмый. Әлеге культураны тәрбияләү артык мәшәкатьләр дә тудырмый. Иң мөһиме -орлык никадәр зуррак, уңышы да мул булачак. Аны рәткә салып утыртсаң, вакытында рәт араларын эшкәртеп, өеп куйсаң, ул бакчачыларны сөендермичә калмаячак. Авыруларга, корткычларга бирешми диярлек. Баксаң, бер урында ул 40 ел дәвамында уңыш бирергә мөмкин икән. Пешереп бирелгән бүлбеләрне, яшел массасын йорт хайваннары бик теләп ашыйлар. Баллы тәмгә ия булуы, бүлбеләрнең юка кабырчык белән каплануы аның кишәрлекләрдә киң таралуына юл куймый. Сәламәт туклануга йөз тоткан дәүләт доктринасы безне авыл хуҗалыгы әйләнешендә һәм азык-төлек җитештерү күләмендә дәвалау-профилактик, сәламәтләндерү әһәмиятендәге ашамлык әйберләренә өстенлек бирүгә йөз тота. Монда бәрәңге белән инулин чыганагы булган топинамбурга зур өстенлек бирелә. Массакүләм мәгълүмат чаралары белдергәнчә, Росси Белән Беларусь арасында эшләнгән Союз программасы әлеге культураларны игү мәйданын 20 мәртәбә арттыруны күз уңында тота. Шуның белән азык-төлек базары аз чыгымлы, табышлы, экологик яктан чиста булган продукцияләр белән тулылланыр дип көтелә. Беларусь бүлбесе бар яктан да яхшы, әмма безнең "җир грушасы" да төшеп калганнардан түгел. Әгәр без инновацион технологияләрне һәм югары сортлы орлыкларны эшкә җигәбез икән, азык-төлек куркынычсызлыгын җиңәрбез, өстәмә керемнәр дә алырбыз. Соңгысына килгәндә, бу нисбәттән йорт янындагы кишәрлекләр дә, мәктәп бакчалары да ярдәм итәчәк. Шунысын истән чыгармыйк, бүгенге көндә азык-төлек сәнәгате инулинга нигезләнгән продукция җитештерми. Чөнки әле топинамбурны әле беркайда да үстермиләр; эшкәртмиләр. Ә чит илдән кертү артык кыйммәткә төшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X