Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәүлек эчендә биш юл-транспорт һәлакәте

Кичә Мамадыш районы территориясендә биш юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Шәһәр эчендэ булган өч һәлакәткә тагын икәү өстәлде. Алары Мәскәү-Уфа юлында булды. Бер очракта ике машина җиңелчә бәрелешкән. Ә менә икенчесендә "Магнит" кибетләрен товар белән тәэмин итүче йөк машинасы юл кырыена каплана. Нәтиҗәдә кәнфит-печеньелар, җиләк-җимеш, казылык, гомумән никадәр товар булган - барысы...

Кичә Мамадыш районы территориясендә биш юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Шәһәр эчендэ булган өч һәлакәткә тагын икәү өстәлде. Алары Мәскәү-Уфа юлында булды. Бер очракта ике машина җиңелчә бәрелешкән. Ә менә икенчесендә "Магнит" кибетләрен товар белән тәэмин итүче йөк машинасы юл кырыена каплана. Нәтиҗәдә кәнфит-печеньелар, җиләк-җимеш, казылык, гомумән никадәр товар булган - барысы да чәчелә. Кар өстенә коелган товарны узып баручы явыз күңелле кешеләр җыеп алмасын өчен, төнге сәгатьләргә ике экипажны сакка куярга туры килә.

Шунысы сөенечле, ике һәлакәттә дә зыян күрүчеләр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев