Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәкъдим бар, кануны булырмы

Наркотиклар белән бәйле булган хилафилыклар өчен җинаять җаваплыгы каралырга мөмкин. Шундый тәкъдим белән Дәүләт Думасының ике депутаты чыккан иде. Алар фикеренчә, ел дәвамында наркотикларны саклаган, сатып алган, яисә файдаланган өчен икенче мәртәбә эләккәннәрне өч елдан алып биш елгача төрмәгә ябарга кирәк. Бер якка тарту отышлы Җаваплылыктан ирекле рәвештә наркотик матдәләрне...

Наркотиклар белән бәйле булган хилафилыклар өчен җинаять җаваплыгы каралырга мөмкин. Шундый тәкъдим белән Дәүләт Думасының ике депутаты чыккан иде. Алар фикеренчә, ел дәвамында наркотикларны саклаган, сатып алган, яисә файдаланган өчен икенче мәртәбә эләккәннәрне өч елдан алып биш елгача төрмәгә ябарга кирәк.
Бер якка тарту отышлы
Җаваплылыктан ирекле рәвештә наркотик матдәләрне тапшырган, дәваланырга риза булган һәм хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек иткән очракта котылырга мөмкин. Ә узган ел ил Президенты тарафыннан наркологик хезмәтне модернизацияләүне 2016нчы елга төгәлләү турында Указга кул да куелган иде. Әмма... Үзәк матбугат язганча, әлеге проблеманы кем хәл итәргә тиешлеге әлегә билгесез икән. Сәламәтлек саклау министрлыгы одеялоның бер башыннан тартса, наркотикларны контрольдә тотарга тиешле федераль хезмәт - икенче башыннан. Чөнки федераль бюджеттан саллы гына суммалар бүлеп бирү каралган. Ә нигә аларга берләшеп, замана чиренә каршы бергә көрәшмәскә. Одеялоны бер якка тарту отышлырак түгел мени? Инде болай да соңга калынды бит. Әле кайчан гына наркотик маддәләрне тәүге мәртәбә татып караучыларның яше 15-16 булса, хәзерге вакытта ул 11-12 яшьне тәшкил итә.
Саннар һәм фактлар. Япония ике атом бомбасы шартлау нәтиҗәләреннән ." ел эчендә 413 мең кешесен югалтса, Россиядә ел саен алкоголизмнан, наркотиклардан һәм тәмәке тартудан ярты миллионга якын кеше үлә.
Тамырына балта чабылмаган әле
Наркоманиягә каршы көрәшнең әлегә нәтиҗәлелеге аз булуын танырга кирәк. Реабилитацияләү үзәкләре аз. Бөтен Россиягә андый үзәкләрдә нибары 50 мең койка гына бар икән. Татарстанда 90 гына (Яр Чаллыда - 20, Казанда - 70). Илдә соңгы статистик мәгълүматлар буенча исәпкә алынган 8,5 миллион наркоман булуын исәпкә алсаң, бу диңгездәге бер тамчы гына. Реабилитацияләү үзәге йорт түгел бит ул. Монда ят булган ике кеше очраша: наркоман һәм аны дәваларга алынган табиб. Кызганычка каршы, әлеге чирне дәвалаучыларга кытлык кичерелә. Төрле кануннар, аларга төзәтмәләр кабул ителүгә карамастан, наркоманиянең тамырына балта чабылмаган әле.
Көрәш алып барыла, анысы
Мәсәлән, агымдагы елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге тарафыннан агымдагы елның ун аенда 124 кешегә наркотикларга экспресс-тест уздырылган. Аларның унбишенең наркотик кулланганлыгы расланган. Хокук саклау органнары даими рәвештә кичке һәм төнге рейдлар уздыралар: дискотекалар, кафелар, яшьләр күп җыела торган башка урыннар тикшерелә. Ел башыннан ун ай эчендә наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле булган сигез җинаять ачыкланган. Кызганычка каршы, авыллар да читтә калмый бу замана афәтеннән. Тотылганнар арасында марихуана белән исергәннәр өстенлек итә. Бездә ачыкланган җинаятьләрнең күпчелеге чыгышы үләннән булган наркотиклар белән бәйле. Район үзәк хастаханәсе белән берлектә белем бирү учреждениеләрендә тикшерүләр уздыру да, балаларга наркотиклар белән шаярырга кирәкмәслекне кисәтү булып торуын танырга кирәк. Агымдагы елда шәһәр мәктәпләренең - 320, 87нче көллиятнең 200 баласы тикшерелгән. Шунысы сөенечле, алар арасында уңай нәтиҗәләр ачыкланмаган.
Мактанырга кирәкми
Наркотикларны, алкогольне Интернет челтәрендә, кинофильмнарда, телевидениедә яшертен рекламалауны ничек туктатырга соң? Бүген бездә гомосексуализмны пропагандалауны тыю турындагы канун эшли. Чыннан да, нигә дип наркоманияне пропагандалаган кешене җинаять җаваплылыгына тартмаска. Интернерны ачсаң, анда шоу-бизнес йолдызлары ничек итеп "кайф" тотып утырганнарын күрергә мөмкин. Бәлки тере мисал итеп тәмам наркоманга әверелгән кешене күрәстергә кирәктер. Аның тышкы һәм рухи халәтен күргәч, тел астына, кан тамырына шприц кадаучылар сирәгәер иде. Кайбер илләрдә аеруча авыр җинаять кылучыларны, халык хозурына чыгарып, суд карарын гамәлгә ашыралар бит. Аннары кайчандыр наркотиклар кулланып, аңардан арынган, сәламәт тормыш алып бара башлаулары белән мактанучы кешеләр белән уздырылган әңгәмәләрне телевидениедән күрсәтәләр, радиодан сөйләтәләр. Кирәкме соң бу? Ә бит яшүсмерләр моны күргәч, ишеткәч, ул котылган, йолдызга әверелгән, мин дә татып карыйм, барысы да яхшы булыр, дип уйламас дип кем гарантия бирә. Гомумән, ялгыш адым ясамасыннар дисәләр, ата-аналар балаларын кече яшьтән үк кыек юлга керүдән сакларга тиешләр. Әгәр алар арасында контакт югала икән, бала үзенең проблемаларын яшерәчәк, аларны үзенчә хәл итәргә маташачак: алкоголь яисә наркотик ярдәмендә булмас, дип беркем дә ышанып әйтә алмый.
Николай Зюрин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев