Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәгәрмәчләр сибелгән

Красная Горкада авыл җирлегенең төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга ике сәгать эчендә уннан артык беркетмә тутырылды. Минневәрис Мингалиев, административ комиссия әгъзасы Муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе санитар-экологик икеайлыкның үзәгендә кайный быел. Май бәйрәмнәре алдыннан авыл җирлекләре буенча рейдларын да башлап җибәрде. Аның беренчесе Красная Горка авылы буенча оештырылган иде. Полициянең участок...

Красная Горкада авыл җирлегенең төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга ике сәгать эчендә уннан артык беркетмә тутырылды. Минневәрис Мингалиев, административ комиссия әгъзасы Муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе санитар-экологик икеайлыкның үзәгендә кайный быел. Май бәйрәмнәре алдыннан авыл җирлекләре буенча рейдларын да башлап җибәрде. Аның беренчесе Красная Горка авылы буенча оештырылган иде. Полициянең участок уполномоченныйлары белән берлектә Ленин һәм Сәйдәшев урамнарында, аларның тыкрыкларында гына булдык. Ике сәгать эчендә уннан артык беркетмә тутырылды, шуның кадәр искәртү калдырылды. Комиссия әгъзаларына беркетмәләр тикшергәндә һәм авыллар буенча рейдлар белән чыкканда төрле тәртипсезлекләрне күрергә туры килгәне булды. Әмма Красная Горканың Ленин урамындагы 14нче йорттагы кебек үз хуҗалыгын ут-күздән саклауга битараф караучыларны беренче тапкыр гына очрату иде әле. Өй каршында-корган ботаклар өеме. Жданов урамы ягында-иске бүрәнәләр, такталар өеп куелган, таралып ятучылары да бар. Былтыр җәй һәм көз анда кычытканнар котырып үскән. Хәзер алар кибеп җиргә таралганнар. Берәр бала-чага яки саксызы шырпы ташлап китсә, каралты-кураны күз ачып йомганчы янгын чолгаячак. Әлеге тыкрыкның 5нче йорты каршына да иске баракларны сүтеп бүрәнәләр, такталар кайтарып өйгәннәр. 3нче йортның койма буена да иске бүрәнәләр өеме. Ленин урамының буеннан буена әле бер йорт каршына, әле икенчесенә таш, ком, ПГС алып кайтып аударганнар. Бер-икесенең генә төзелеш алып барганда куеп торырга рөхсәтләре бар. 29нчы йортта яшәүче Зиннур Гыйләҗев утыннарын һәм иске бүрәнәләрен тыкрык ягына өеп куйган. 31нче йортта яшәүче Владимир Попов та кирпечләрен, башка материалларын тыкрыкка гына бушаткан. Фәрит Зиннәтуллин һәм Александр Рыбников йортлары каршында юл кырыйларына иске покрышкалар тезеп чыкканнар. Алар 4нче класс куркынычлы калдыкларга керәләр. Саклау да махсус урыннарда гына рөхсәт ителә. Урамның башында чиркәү урнашкан. Әмма аның каршына да, былтыргы алабуталар, әремнәр арасына, пластик шешәләр, полиэтилен пакетлар ташлап китә башлаганнар. Аларын җыештыру авыл җирлеге җаваплылыгында. Сәйдәшев урамында да аның аулак булуыннан файдаланучылар шактый. Урамның аргы башына, техника узмаслык итеп, тимер баганалар да утыртып куйганнар. Бәла-каза килеп чыкса, янгын сүндерү машинасы борылырлык та түгел анда. Кеше төзелеш алып бара икән, авыл җирлеге башкарма комитеты материалларын вакытлыча урамга куеп торырга язмача рөхсәт бирә. Әмма законнарны, кагыйдәләрне санга сукмаучылар, җирлекләр башлыклары, секретарьлар әйткәнне колакларына да элмәүчеләр бар шул. Комиссия утырышларына килгәч, андыйлар күбрәк үзләрен кызгандырырга тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев