Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТӨГӘЛ КЕШЕ

Үзе дә гомере буе төгәллек яратты Резеда, кул астындагылардан да шуны таләп итте. МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ Кеше барыбер үз күңеленә ятыш хезмәтне таба икән. Резеда да, сигезенче сыйныфны тәмамлагач, сигез километрдагы урта мәктәпкә барып укырга теләмичә, Казанга совет сәүдәсе техникумына киткән иде. Анда азык хәзерләү технологы белгечлеген сайлады. "Әнием Рушания пешеренергә...

Үзе дә гомере буе төгәллек яратты Резеда, кул астындагылардан да шуны таләп итте.

МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ

Кеше барыбер үз күңеленә ятыш хезмәтне таба икән. Резеда да, сигезенче сыйныфны тәмамлагач, сигез километрдагы урта мәктәпкә барып укырга теләмичә, Казанга совет сәүдәсе техникумына киткән иде. Анда азык хәзерләү технологы белгечлеген сайлады. "Әнием Рушания пешеренергә бик оста, ул әзерләгән әйберләрне ашасаң, телләреңне йотарлык. Хәзер дә аңа сокланып карыйм",-дип искә ала бүген Резеда ул вакытларны. Аннан соң, һәр заводның-фабриканың әллә ничә ашханәсе, туклану комбинаты бар иде бит ул елларда. Технологлар һәркайсына кирәкле... Техникум тәмамлауга Кама леспромхозы ОРСына эшкә кайтты ул. Шунда кызыл дипломлы кызны югары белем алырга күндерделәр. Читтән торып институтка икътисадчылыкка укырга керде. Туган авылы Яңа Арышка чираттагы кайтуында Кызыл Йолдыз леспромхозының урманчылыгына бухгалтер кирәк булуын ишетте. Шуннан соң күңеленә корт кереп урнашты: ул саннар арасында кайнарга ярата бит, ничек тә үзен бу эштә сынап карыйсы иде. Һәм тормышында тагын тамырдан борылыш ясап, бухгалтер булып китте. Яшьлек бит: туйларда, төрле кичке уеннарда катнашасың. Шундый туйларның берсендә медицина институтында укучы, үзләреннән сигез километр читтәге Югары Тегермәнлек авылы егете Хәниф Сабиров белән танышты. Ике ел дуслашып йөрделәр дә, өйләнештеләр. Хәниф Мамадышта санэпидстанциядә эшли башлаган иде инде. Резеда РайПОга кадрлар бүлеге инспекторы булып урнашты. Бервакыт икътисадчы урыны бушаган иде, аңа тәкъдим итеп карадылар, әмма ул эшкә күңелем ятмаячак дип, бармады. 1986нчы елны шулай ук РайПО системасында булган икмәк-азык комбинатына күченде. Бер елдан комбинатның баш бухгалтеры урынбасары, аннан баш бухгалтеры булды. Тырыш, үз эшен җиренә җиткереп башкаручы белгечне 1993нче елны яңадан район кулланучылар җәмгыятенә, бу юлы инде баш бухгалтер итеп күчерделәр. Берничә елдан комбинатка яңадан әйләнеп кайтты ул, директор урынбасары да булды. Шул вакытларда районга беренче компьютерлар кайта башлады. Комбинат директоры Павел Смирнов та алып кайтты бухгалтериягә икене. Сигез кешелек бухгалтериядә иң өлкәне Резеда булса да, заман техникасында эшләргә иң беренче ул өйрәнде. Янгын частендә баш бухгалтер булып эшләгәндә бюджет учреждениеләренең учеты буенча яңа программаны үзләштерде. Отчет белән министрлыкка баргач, озак эшләгән бухгалтерлар да һаман очына чыгып бетә алмый әле, дип шаккаттылар. Хәзер ул "Мамадыш торак-коммуналь хезмәтләр" җәмгыятендә баш бухгалтер. Кайда гына эшләсә дә, үзе белгәннәргә башкаларны да өйрәтергә тырышты. Байтак бухгалтерларның остазы булды. Төгәллек яратты, башкалардан шуны таләп итте. Бухгалтер ялгыш җибәрә икән, ул ары китә, башкаларны да бутый. Малайларын да: "Эшлисең икән, җиренә җиткереп эшлә, эшли алмыйсың икән - тотынмаска кирәк,"-дип үстерде. Бер уллары бүген табиб, икенчесе Казанда-коммерциядә. Һәркөнне эшкә килгәндә бүген шуларны-шуларны эшлим, дип, барысын да планлаштырып килә ул. Хезмәттәшләре дә баш бухгалтер Резеда Сабированы хөрмәт итәләр, гадел кеше икәнен белеп, киңәшләшергә еш киләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев