Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Территориаль орган ирекле янгын сүндерүче булырга теләүчеләрне жыя

Әлегә җирдә янгыннар була икән, беренче чакыруга ук ярдәмгә килүчеләр табыла. Бүген ирекле янгыннан саклану оешмаларына кешеләрне иң беренче чиратта гражданлык үзаңлылыгы китерә. Бу саннар уйландырмый калмас: узган ел Мамадышта һәм районда 122 янгын һәм янгын чыгу очрагы теркәлеп, аларда 42 корылма юкка чыкты, 5 кешенең гомере өзелде. Төбәгебездәге 129...

Әлегә җирдә янгыннар була икән, беренче чакыруга ук ярдәмгә килүчеләр табыла. Бүген ирекле янгыннан саклану оешмаларына кешеләрне иң беренче чиратта гражданлык үзаңлылыгы китерә. Бу саннар уйландырмый калмас: узган ел Мамадышта һәм районда 122 янгын һәм янгын чыгу очрагы теркәлеп, аларда 42 корылма юкка чыкты, 5 кешенең гомере өзелде. Төбәгебездәге 129 торак пунктын 33 ирекле янгыннан саклау (ИЯС) подразделениеләре саклый. Бәла килгәндә вакытның һәр мизгеле кадерле икәнен һәр кеше яхшы белә. Шуңа күрә һәр торак пунктында янгын сүндерүчеләр килгәнче афәткә каршы көрәшне оештыручылар булсын иде. Ирекле янгын сүндерүче булырга теләүчеләргә ИЯСка, яки күзәтчелек эшчәнлегенең территориаль органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу турыда РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының УНД ГУның Мамадыш районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе инспекторы Александр Клинов хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев