Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Теләгәнеңне сайлап ал!

Элемтәчеләр бүген шундый тәкъдим белән эшли. "Таттелеком" ААҖенең Мамадыш РУЭСы узган ел телекоммуникацион проектларны тормышка ашыруны актив башкарды. Коллективның отчет җыелышында сүз шул хакта барды. НАТАЛЬЯ ЯКИМОВА Ел уңышлы тәмамланды. Керемнәр планы 102,2 процентка үтәлде. Узган ел белән чагыштырганда үсеш темпы 110,2 процентка артты. Телефоннар кертү, Интернет хезмәтләре, "Летай-ТВ" телевидениесе...

Элемтәчеләр бүген шундый тәкъдим белән эшли. "Таттелеком" ААҖенең Мамадыш РУЭСы узган ел телекоммуникацион проектларны тормышка ашыруны актив башкарды. Коллективның отчет җыелышында сүз шул хакта барды.

НАТАЛЬЯ ЯКИМОВА

Ел уңышлы тәмамланды. Керемнәр планы 102,2 процентка үтәлде. Узган ел белән чагыштырганда үсеш темпы 110,2 процентка артты. Телефоннар кертү, Интернет хезмәтләре, "Летай-ТВ" телевидениесе абонентлары үсеше буенча планнар үтәлгән. Бүгенге көндә районыбызда телефон хезмәтләреннән сигез меңгә якын хуҗалык файдалана. 2011нче ел белән чагыштырганда Интернетка киң җәемдә эләгүче абонент базасы 1046 портка артып, 5202 абонент тәшкил итә. "Летай-ТВ" хезмәтеннән районыбызның 28 торак пунктында 2000 абонент файдалана. Элемтә челтәрләрен модернизацияләү дәвам итә. Районның 129 авылында таксофоннар аша туктаусыз универсаль социаль элемтә хезмәте күрсәтелә.

Интернет челтәре хезмәтләреннән файдаландыру максатында Норма, Владимир, Яңа Оча, Иске Чәбья, Керәшен Пакшины, Югары Яке, Колышчы, Югары Кыерлы, Пойкино, Дегетле һәм башка торак пунктларына телекоммуникацион шкафлар урнаштыру, линияләр сузу буенча күләмле эш башкарылган. Биш торак пунктындагы төзелеш һәм юл реконструкцияләү зоналарыннан кабельле элемтәне чыгару юнәлешендә дә эш туктап тормый. "Мамадыш" совхозының Мәктәп урамындагы яңа төзелешләргә таба җепселле-оптик кабель сузылды, 90 фатирны исәпкә алып, телекоммуникацион шкафлар урнаштырылды. Яңа өйләргә күчүчеләргә "Таттелеком" хезмәтләреннән комплекслы файдалану мөмкинлеге тудырылды. Әлеге эш Үзәк, Энгельс, Новозаводская урамнарында да дәвам итә.

Бүгенге көндә стационар телефония арткы планга күчә, көн кадагында-мобильле элемтә. Сүз уңаеннан: "Таттелеком" 2012нче ел азагында үзенең яңа хезмәтен-"SMARTS" мобиль элемтәсен тәкъдим итте. "Җиңел старт" тарифлы планы "Таттелеком"ның стационар телефонлы, "Летай", IP-TV "Летай" абонентларына бигрәк тә файдалы.

Хезмәтләргә электрон юл белән түләү дә халык арасында киң тарала бара. Бу элемтәчеләрнең хезмәте халыкка яңа вариантларда кирәклеген исбатлаучы факт.

Мамадыш РУЭСы начальнигы Юрий Неумоин алга таба планнары белән дә уртаклашты. Төньяк поселогында коммуникацияләр төзү, Албайга, Владимирга, Түбән Кыерлыга, Зур Шыяга җепселле-оптик кабель линияләре үткәрү, шәһәребездәге яңа төзелешләргә "Оптиканы-йортка" бүлгәләгеч челтәрләре урнаштыру дәвам итә. Шәһәребездә һәм авылларда капиталь һәм агымдагы ремонт таләп итүче һава линияләрен җир астыныкы белән алыштыру, шәһәр урамнарындагыларына демонтаж үткәрү зарур. РУЭС территориясенә шлагбаум һәм видеокүзәтү кую да планга кертелгән.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Сабиров җыелышка нәтиҗә ясады. Ул Мамадыш муниципаль районының югары рейтингында РУЭС хезмәткәрләренең дә өлеше зур булуын ассызыклады, күпләгән сорауларга җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев