Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Телеңне йотарлык!

"Бер яраткан шөгылем авыруларны дәвалау булса, икенчесе-якыннарымны үзем әзерләгән тәм-томнар белән сөендерү",-ди ике дистә елдан артык район үзәк хастаханәсендә эшләүче шәфкать туташы Зәлилә Рәхимова. Әле мәктәптә укыганда, кечкенә вакытында беренче мәртәбә үзлегеннән пилмән ясап пешергәнен хәтерли. Аның "хезмәт җимеше" белән бөтен гаилә әгъзалары сыйланган ул чакта. Хуҗабикә хәзер дә осталыгы...

"Бер яраткан шөгылем авыруларны дәвалау булса, икенчесе-якыннарымны үзем әзерләгән тәм-томнар белән сөендерү",-ди ике дистә елдан артык район үзәк хастаханәсендә эшләүче шәфкать туташы Зәлилә Рәхимова. Әле мәктәптә укыганда, кечкенә вакытында беренче мәртәбә үзлегеннән пилмән ясап пешергәнен хәтерли. Аның "хезмәт җимеше" белән бөтен гаилә әгъзалары сыйланган ул чакта. Хуҗабикә хәзер дә осталыгы белән таң калдыра. Без килгәч тиз арада өлгерткән пирогының исеме юк икән. Аны авыз итеп караганнан соң, бу ризыкка "Телеңне йотарлык" дип исем кушарга булдык. Эш рәте турында пешекчебез үзе сөйләде: -Бүлмә температурасына кадәр җылынган 200 грамм маргаринны ике йомырка, 0,5 чәй калагы тоз, 0,25 чәй калагы сода, бер стакан шикәр комы салып яхшылап болгатасы. Аннан 2-3 стакан он салып, камыр басасы. Әзер камырның өчтән бер өлешен кырыйга куеп торып, зуррак өлешен майланган табага кул белән генә җәясе. Аның өстенә повидло яки куе кайнатма җәясең дә, камырның калган кечкенә өлешен кыргыч аша үткәреп, иң өскә сибәсең. Әзер пирогны кайнар духовкада 20-25 минут пешереп аласың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X