Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Түбәләр чиста булсын

Район прокуратурасы тарафыннан Торак закончалыгының йорт түбәләрен кардан һәм сөңгеләрдән чистартуга кагылышлы өлеше таләпләренең үтәлүен тикшерү буенча рейдлар үткәрелде. ИРИНА ГОСАМОВА, район прокуроры ярдәмчесе Узган атна җомгасындагы тикшерү нәтиҗәләре буенча "Мамадыш районы һәм Мамадыш шәһәре идарәче компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять карамагындагы Толстой урамындагы - 8нче, Гагарин урамындагы - 19"А", Совет...

Район прокуратурасы тарафыннан Торак закончалыгының йорт түбәләрен кардан һәм сөңгеләрдән чистартуга кагылышлы өлеше таләпләренең үтәлүен тикшерү буенча рейдлар үткәрелде.

ИРИНА ГОСАМОВА,

район прокуроры ярдәмчесе

Узган атна җомгасындагы тикшерү нәтиҗәләре буенча "Мамадыш районы һәм Мамадыш шәһәре идарәче компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять карамагындагы Толстой урамындагы - 8нче, Гагарин урамындагы - 19"А", Совет урамындагы-36, 39нчы, Красноармейская урамындагы - 31"В", Ленин урамындагы 90"А" санлы, торак милекчеләре ширкәтләре җаваплылыгында булган Красноармейская урамындагы-29, 31, 33нче, Домолазов урамындагы-59/23нче, Коммунистическая урамындагы - 1нче, Ленин урамындагы-90/31нче, Давыдов урамындагы 20/11нче санлы йортларның түбәләре кардан һәм сөңгеләрдән чистартылмаганлыгы ачыкланды. Ә бит кышын аларда карның калынлыгы 30 сантиметрдан артмаска тиеш. Көннәр җылыта башлагач, аның калынлыгы әһәмияткә ия түгел. Шуңа күрә, йортлар түбәләре даими чистартылып торырга тиешләр. Югарыда телгә алынган адреслар буенча чаралар күреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X