Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төбәгебез горурлыгы

Ул 30 елдан артык мөгаллимнәр әзерләүче югары уку йортының проректоры булды. Якташларына ярдәм кулын сузып торды. Шушы елның 8 августында районыбыз һәм республикабыз горурлыгы булган мөхтәрәм шәхескә-Илгиз Абдулла улы Абдуллинга 70 яшь тула. Хәзерге вакытта Урта Кирмән авыл җирлегенә караган Арташ авылында мөгаллимнәр гаиләсендә туа ул. 1969 елда Казан дәүләт...

Ул 30 елдан артык мөгаллимнәр әзерләүче югары уку йортының проректоры булды. Якташларына ярдәм кулын сузып торды. Шушы елның 8 августында районыбыз һәм республикабыз горурлыгы булган мөхтәрәм шәхескә-Илгиз Абдулла улы Абдуллинга 70 яшь тула. Хәзерге вакытта Урта Кирмән авыл җирлегенә караган Арташ авылында мөгаллимнәр гаиләсендә туа ул. 1969 елда Казан дәүләт педагогика институтының тарих бүлеген тәмамлый. Ленин стипендиатын, Казахстанда чирәм җирләрне үзләштерүдә катнашып, медаль алган студентлар отряды командирын, студсовет рәисен, институтның 5 нче санлы уку бинасы комендантын, кызыл дипломлы белгечне әлеге вузда эшкә калдыралар. Башта ул биредә өлкән методист хезмәтен башкара. 1971-1974 елларда-институтның профсоюз комитеты җитәкчесе. Барлык эшне оста оештыручы, һәр яңа башлангычны күтәреп алучы һәм тормышка ашыручы, кешеләр күңелен тирәнтен аңлаучы, ихластан ярдәм итүче булдыклы шәхес итеп таныта ул үзен биредә. 1974 елда утыз ике яшьлек Илгиз Абдулла улына тагын да зуррак ышаныч күрсәтелә-аны институт ректорының административ-хуҗалык эшләре буенча урынбасары итеп билгелиләр. Югары уку йортының укыту-материаль базасын, хезмәткәрләрнең һәм студентларның яшәү-көнкүреш шартларын яхшырту өчен җан җылысын, күңел яктысын биреп тырыша ул. Аның турыдан-туры катнашында уку биналары, студентлар өчен яңа тулай тораклар, агробиостанция-лабораторияләр, ашханәләр, спорт-сәламәтләндерү үзәкләре сафка баса... Соңгы елларда Илгиз Абдулла улы, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының (ТДГПУның) гомуми мәсьәләләр буенча проректоры буларак, төзелешкә, игътисади, хокукый һәм социаль өлкәләргә кагылышлы проблемаларны хәл итү белән ныклап-җентекләп шөгыльләнде, аларны уңышлы төстә тормышка ашыру өчен бар көчен-талантын эшкә җикте. 2005 елда ТДГПУ, Санкт-Петербургта үткәрелгән югары уку йортлары арасындагы Бөтенроссия конкурсында катнашып, "Россиянең 100 иң яхшы югары уку йорты" номинациясендә "Европача сыйфат" дигән алтын медаль белән бүләкләнде. "Ел проекты" номинациясендә исә лауреат дипломы алды. Әлеге уңышларда проректор И. А. Абдуллинның да лаеклы хезмәт өлеше бар. Хәзерге вакытта Илгиз Абдулла улы "Универсиада-2013" авылы мэрының киңәшчесе булып эшли, үзенең күпьеллык бай тәҗрибәсен яшьләр белән бик теләп уртаклаша. Хезмәттәге фидакарьлеге, иҗади эзләнүчәнлеге, кешелеклелеге белән Илгиз Абдулла улы ватандаш-чордашларыбыз арасында зур хөрмәт казанды. Аңа "ТАССРның атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде, Татарстан Республикасы Президентының Мактау грамотасына лаек булды. "Чирәм җирләрне үзләштерүдә катнашканы өчен", "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медальләре бар, "Россия Федерациясенең югары профессиональ белем бирү өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре" дигән абруйлы исем дә йөртә. Яшьләрне тәрбияләү өлкәсендәге зур уңышлары өчен, И. А. Абдуллинга Казан каласы мэрының Рәхмәт хаты да тапшырылды... *** Күренекле якташыбыз Шаһинур Мостафин Илгиз Абдулла улына багышлап "Яшәү яме" исемле шигъри повесть иҗат итте. Анда түбәндәге юллар бар: Ни хикмәттер, Әнкәм Шомырты- Исән калган!! Тамырланган да Туган ягында, Бирешмәгән эссе-салкыннарга, Бил бирмәгән җилгә-давылга!!. Элеккечә, җәеп колачларын, Койма аша ябалдашларын Суза-суза, сәламли ул безне, Чордашларын, авылдашларын! Әнкәй Шомырты сафта! Шуңа саф та Бу төбәктә үскән кешеләр... Эшчәннәр дә, хисчәннәр дә алар- Әткәм белән Әнкәм төслеләр!!.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев