Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тауилендә һаман бер үк җырлар

Тауиле төбәгендә бүген халык эшмәкәрләрне дә сөеп бетерми, үзләре дә бизнеска кереп китәргә ашыкмыйлар әле. Тауиле балалар бакчасына килеп кергәч, анда йөрүче мөлаем балаларны күреп сокландык. Риясыз сабыйлар. "Җәй көне унсигез йөриләр иде. Түләү арткач, уникегә генә калдылар,"-диделәр тәрбиячеләр. Бер Тауилендә генә шуның кадәр мәктәпкәчә яшьтәге бала бар икән, халкы...

Тауиле төбәгендә бүген халык эшмәкәрләрне дә сөеп бетерми, үзләре дә бизнеска кереп китәргә ашыкмыйлар әле.
Тауиле балалар бакчасына килеп кергәч, анда йөрүче мөлаем балаларны күреп сокландык. Риясыз сабыйлар. "Җәй көне унсигез йөриләр иде. Түләү арткач, уникегә генә калдылар,"-диделәр тәрбиячеләр. Бер Тауилендә генә шуның кадәр мәктәпкәчә яшьтәге бала бар икән, халкы киләчәккә өмет белән карый, авыл яшәргә омтыла, димәк. Узган ел да биш бала туган бит җирлектә. "Нәрсә көтә соң сезне, балалар?"-дигән сорау барыбер йөрәккә шом салды. Моның сәбәпләре дә бар. Күпчелек авылларыбызда Совет җәмгыятендә тәрбияләнгән буын да элекке тормышларның кире кайтмасын аңлап, базар икътисады законнары белән яшәргә өйрәнеп килә инде. Крестьян-фермер хуҗалыклары ачып, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнәләр; гаилә фермалары оештыралар; федераль һәм республика дәрәҗәсендәге программаларда катнашып, субсидияләр алалар, грант-лизингка техникалар, җиһазлар оталар. Ә Тауиле авыл җирлегендә нибары бер крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Анысы да авыл җирлеге башлыгының хатыныныкы-Мария Иванованыкы. Башкаларга үрнәк күрсәтик дип, абзарларында да өч сыер, бер үгез, ун сарык, дүрт дуңгыз асрыйлар, 35 баш умарта тоталар. Бу үрнәккә иярүчеләр генә юк. Өч-дүрт сыер асраучылар да бармак белән генә санарлык биредә. Чаксы авылында Владимир Ксенофонтовның 50 баш умартасы бар. Авыл җире өчен бал бизнесы - бик яхшы шөгыль. Әмма башка юнәлешләргә тотынырга шикләнә. Виталий Богаткин берничә ел элек илле гектар җир алган иде. Тракторы, авыл хуҗалыгы машиналары бар. Бүгенге көндә дүрт сыер, ике бозау асрый. Тырыш ир. Тик крестьян-фермер хуҗалыгы рәсмиләштермәгән, хөкүмәттән ярдәмнәр алганы юк әле. Техниканы, чәчүлек орлыкны үз акчасына сатып алган. "Малларны күпләп асрасын дип, утар ясарга өч буш пуҗым бирдек. Бәлки ныклап шөгыльләнә башлар,"-ди җирлек башлыгы Василий Иванов. Тауилендә яшәүче Рәсүлә һәм Рәшит Гайфуллиннар Совет заманнарында да өч сыер асраган булганнар. Хәзер инде икесе дә лаеклы ялда. Шулай да ике сыер, ат, тана тотуларын дәвам итәләр. Ирле-хатынлы Елена һәм Анатолий Кузнецовлар ЛПХ кредиты алып сарай җиткергәннәр, дүрт баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Владимир Иванов та былтыр 300 мең сум кредит алган, маллар сараен зурайтмакчы. Сыер, үгез, ике дуңгыз тоталар. Былтыр ЛПХ кредитын Тауиленә кергән өч авылдан дүрт гаилә алган. Күпме бу, азмы, чагыштырулар китерергә теләмим. Ул кредитларны процентлары белән кире кайтарырга да кирәк бит. Мал күп асрамагач, кайтарырга акча табу авыр буласын аңлыйлардыр. Былтыр бу төбәктә иң күп сөтне Марат Фәсхетдинов гаиләсе тапшырган. 7800 килограмм сөт саткан ул. Моннан ике ел элек өч авылдагы унлап актив гаиләне җыеп муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов белән аның урынбасары Юрий Иванов авыл хуҗалыгындагы программалар белән таныштырганнар, крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары оештырырга чакырганнар иде. Ул юлы да: "Белмим шул, бездән булмас инде ул..."-дип икеле-микеле утырганнар иде. Ике ел элек хәл ничек булса, бүген дә шул көенчә әле биредә. Гаилә фермаслары да юк. "Күбрәк мал асрасаң, итен сатарга да кирәк бит. Сорау бик аз,"-диләр. Төбәктәге халыкның пассивлыгы сәбәбен Владимир Иванов әйтеп бирде бугай. "Безне әти-әниләр өйрәтмәде,"-диде ул. Ни хәл итәсең, урта һәм өлкән буыннарның берсен дә гаиләләрендә бизнеска өйрәтүче булмады. Һәркем үз юлы белән кереп китә аңа. Иманым камил, егермешәр яшькә яшьрәк булсалар, Рәсүлә һәм Рәшит Гайфуллиннар гаилә фермасы оештырып, чын бизнесменнарга әйләнгән булырлар иде. Ә башкалар әле һаман ашыкмыйлар. Башка авыл җирлекләрендә яшьләр програмасы буенча өйләр җиткергәндә: "Мондый нәрсәнең булуы мөмкин түгел. Акчасын кире сорап алырлар,"-дип шикләнделәр. 2010 белән 2011дә биредә берәр йорт кына салынды. Узган ел җирлек башлыгы Василий Иванов үзе йөри-йөри Тауиле фермасының бозаулату бүлегендә эшләүче Татьяна Селеверстованы программага кертүгә иреште. Бүгенге көндә анда катнашырга Шаяхмәтовлар, Челемовлар, Юкачевлар гаиләләренең теләкләре бар. Әмма хәзер акча азрак кешегә бирелә.
Бер карасаң, кеше тормышта барганга битараф та яшәми кебек биредә. Җыелышларга күп йөриләр, үзләренә кирәген сорый беләләр. Данлыклы комбайнчылары да, механизаторлары да бар. Бизнеска кереп китәргә генә атлыгып тормыйлар. Тормыш бит урынында тормый. Бәлки яшьрәкләр арасыннан килеп чыгар тәвәкәлләр. Бәлки бүген балалар бакчасына йөрүчеләр арасында булыр алар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев