Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татулыкны һәм матурлыкны яраталар

"Озак еллар үрнәк гаилә булып яшәүнең сере татулыкта һәм бер-береңне хөрмәт итүдә!"- диләр Урта Кирмән авылында бергәләшеп 60 ел гомер кичерүче Рабига һәм Хәнәфи Кадыйровлар. Рабига апа белән Хәнәфи абый Түбән Ушма авылында таныша. Гаилә башлыгының әлеге төбәктә механизатор булып эшләгән чаклары. Ул булачак иптәшенең йортында яшәп хезмәт куя. Эшне...

"Озак еллар үрнәк гаилә булып яшәүнең сере татулыкта һәм бер-береңне хөрмәт итүдә!"- диләр Урта Кирмән авылында бергәләшеп 60 ел гомер кичерүче Рабига һәм Хәнәфи Кадыйровлар. Рабига апа белән Хәнәфи абый Түбән Ушма авылында таныша. Гаилә башлыгының әлеге төбәктә механизатор булып эшләгән чаклары. Ул булачак иптәшенең йортында яшәп хезмәт куя. Эшне яраткан егет хуҗалыкта гел алдынгылар исемлегендә йөри. Рабига апа аны шушы сыйфатлары өчен үз итә дә инде. "Әтиебез гел әйтә иде: "Балалар, җырчыга, гармунчыга кызыкмагыз. Үзегезгә яр итеп эш кешесен сайлагыз!"-дип. Хәнәфи-авылыбызда данлыклы хезмәткәр. Аның тырышлыгына кызыгып бардым. Тора-тора яратышып киттек. Бик матур, тату яшәдек һәм яшибез",- ди Рабига апа. "Мин Ушмада аларда торып эшләдем. Рабига безгә басуга ашарга алып килә иде. Ашны җәяүләп чиләк-көянтә белән ташый торган вакыт. Юл ерак. Шулчакта күңелгә кереп калды",- ди Хәнәфи абый. 1952 нче елның 28нче октябрендә Кадыйровлар тормыш корып җибәрә. Шул ук елның 6нчы ноябрендә Хәнәфи абыйның туган авылы Урта Кирмәнгә кайтып биредә яши башлыйлар. Бер ул, дүрт кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә өлкән Кадыйровларны алты онык һәм биш оныкчык сөендереп яши. Хәнәфи абый 47 ел дәвамында механизатор булып эшли, иптәше Рабига апа да хезмәт юлын авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган. "Урман да кистек, агач та төядек, орлык та ташыдык",- ди ул. Балалары да әти-әниләре кебек эшне яратып үсәләр. "Улыбыз Таһир кечкенәдән әтисе янында йөрде. Күршеләр дә гел әйтә иде: "Рабига, тормышыгыз да авыр түгел, ник тилмертәсез ул малайны", дип. Әмма үзе гел эшлисем килә дип торды",- ди Рабига апа. Кадыйровлар хезмәт белән бергә мәдәниятны да үз иткән. "Концерт-спектакльләрдә катнаша идек",- дип искә алалар. Үрнәк, матур гаилә булып яшәүнең сере нәрсәдә? "Татулыктадыр дип уйлыйбыз. Бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп яшәдек. Эшне дә бер-беребезгә аудармыйча эшлибез. Гади генә мисал: кыяр җыйганда да Хәнәфи булышырга чыга иде. Ул түтәлнең бер ягыннан, мин икенчесеннән җыйдым. Утын һәм печәнгә дә икәүләшеп йөри идек",- ди Рабига апа. Урта Кирмәннең үрнәк гаиләсе матурлыкны да ярата. Рабига апаның өй эчен тутырып үсүче гөлләре әнә шул хакта сөйли.

Илнур Юнысов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев