Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанның урман хуҗалыгы министры эш сәфәре белән Мамадыш районында булды

Татарстанның урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев бүген Мамадыш районының Албай авылында булды. Ул район Советы аппараты җитәкчесе Вәзир Фәизов, "Кама урманчылыгы" җәмгыяте башлыгы Сергей Сапурин һәм башка рәсми затлар озатуында торак пунктта төзелеп килүче чиркәүдә эш барышы белән танышты. Исегезгә төшерәбез, Албайдагы гыйбадәт йорты узган елның 28нче ноябрь төнендә вәхшиләр...

Татарстанның урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев бүген Мамадыш районының Албай авылында булды. Ул район Советы аппараты җитәкчесе Вәзир Фәизов, "Кама урманчылыгы" җәмгыяте башлыгы Сергей Сапурин һәм башка рәсми затлар озатуында торак пунктта төзелеп килүче чиркәүдә эш барышы белән танышты.


Исегезгә төшерәбез, Албайдагы гыйбадәт йорты узган елның 28нче ноябрь төнендә вәхшиләр тарафыннан ут төртеп яндырылган иде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, күңелсез вакыйганың икенче көнендә үк, изге йорт урынында яңасы салына башлады. Хәзерге вакытта бина инде түбә астына кертелгән. Аның стенасын бурадан эшләделәр.



-Биредә төп эшләрдән идән һәм түшәм җәю калып бара. Параллель рәвештә купол өлешен ясату, эчке җиһазларны алу кебек эшләрне дә башкарабыз,- дип белдерде Вәзир Фәизов.


Министр Мәһдиев объектның тышкы һәм эчке өлешләре белән танышканнан соң, үтәлгән эш күләменнән тулысынча канәгать булуын белдерде.


-Дөресен генә әйткәндә, мин храмны кыска гына срокта бу кадәр үк матур килеп чыгар, дип уйламадым да. Вертолетта очканда чиркәүне ерактан ук күреп алдым. Тирә-юньгә нур сибеп тора. Төзүчеләргә тел-теш тидерә торган түгел. Сыйфатлы итеп, чиста һәм пөхтә эшлиләр. Бу Аллаһ ярдәме белән башкарылган барыбызның да уртак тырышлык нәтиҗәсе,- диде републиканың баш урманчысы.
Наил Мәһдиев сүзен дәвам итеп: "Албай авылы чиркәвен алдан билгеләнгән срокта ачарга тулы ышаныч бар!"- дип тә өстәде.


Гыйбадәт йортын төзү Татарстанның урман хуҗалыгы министрлыгы, Мамадыш районы хакимияте, "Кама урманчылыгы" җәмгыяте коллективы, күпсанлы иганәчеләр һәм Албай авылы халкы ярдәме белән алып барыла.
Министр бинаны фотога да төшерде. "Башкарылган эш фронтын Президентка күрсәтәм. Бәйрәм уңаеннан аны да сөендерәсем килә!"- диде җитәкче.


Бүген Наил Мәһдиев чиркәү янәшәсендәге паркка нарат агачлары утыртуда да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев