Нократ

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: “Бәя начар түгел. Властьтагылар һәм хуҗалыктагылар арасында да битарафлар юк.”

Мамадыш районы кырлары өстеннән очып узганнан соң, Премьер-министрның урынбасары шундый нәтиҗә ясады. "ВАМИН Тәкәнеш" агрофирмасының Олыяз авылы янындагы күпьеллык үлән басуына җыелган район җитәкчеләре белән әңгәмәсен бик позитив атмосферада үткәрде ул. Светлана Ханова Табигать шартлары язгы кыр эшләре темпына тормоз булса да, моңа кәефне кырырга түгел, ә киресенчә шатланырга кирәк....

Реклама

Мамадыш районы кырлары өстеннән очып узганнан соң, Премьер-министрның урынбасары шундый нәтиҗә ясады. "ВАМИН Тәкәнеш" агрофирмасының Олыяз авылы янындагы күпьеллык үлән басуына җыелган район җитәкчеләре белән әңгәмәсен бик позитив атмосферада үткәрде ул. Светлана Ханова Табигать шартлары язгы кыр эшләре темпына тормоз булса да, моңа кәефне кырырга түгел, ә киресенчә шатланырга кирәк. 46 мм явым-төшем киләсе ел уңышы булып җиргә керде. Безнең төбәктә туфракның уңдырышлылык дәрәҗәсе түбән булу да үсемлекчелек белән шөгыльләнүдә зур потенциал калдырмый. Ә терлекчелек өлкәсе турында болай дип әйтеп булмый. Министр эшмәкәр Рифат Мотыйгуллинның җитештерү күрсәткечләре, сөтне сатып алу бәяләре белән кызыксынды һәм: "Син хәзер районда казылык кына түгел, сөт елгалары короле дә",-дип, хөрмәт белән шаяртты. Сөйләшү алга таба да тәнкыйть рухында дәвам итмәде. Эш барышыннан канәгатьлеге республиканың баш аграриеның йөзенә чыккан иде. "Район язгы кыр эшләрен бу атнада тәмамлауга йөз тота, моның өчен барлык ресурслар да тудырылган",-дип ассызыклады ул. "Киләчәктә дә әлеге процессны технологик яктан йомшартмыйча, чәчүлекләрне карарга, чүп үләннәргә һәм корткыч бөҗәкләргә каршы көрәшергә, авыл хуҗалыгы культураларын тамырдан тукландырырга, финишка яхшы нәтиҗәләр белән килеп җитүне максат итеп куярга кирәк",-дигән теләктә калды. Быел республиканың барлык авыл хуҗалыгы формированиеләренә максималь уңыш алу программалаштырылган берничә тәҗрибә басуы булдыру бурычы куелды. Максат: технологик шартларны төгәл үтәп, икътисадый чыгымнарны исәпкә алып, югары уңышка хуҗа булу-киләчәктә үз хуҗалыгыңны үстерүгә амбициоз планнар кору. Тәҗрибә участокларын 30-40 гектарга җиткереп, анда 2-3 төп авыл хуҗалыгы культурасы үстерү зарур. Быел республика аграрийларына гектарга карата субсидияләр формасындагы дәүләт ярдәменә ия булу мөмкинлеге тудырылды, сөт җитештерүгә дә субсидияләр каралган, әле тагын федераль ярдәмнең икенче траншы көтелә. Димәк, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре язмыш кочагына атылмаячак. Гомер-гомергәчә тырыш хезмәт таләп ителә. "Егәрлек запасы алдагы корылык елларында бетте. Безгә икмәк елы, яхшы нәтиҗә бик кирәк. Быелгы җәйге компаниядә безнең аграр оешканлыкны демонстрацияләүнең ни дәрәҗәдә мөһимлеген барыгыз да аңларга тиеш",-дип нәтиҗә ясады Марат Әхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: