Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар мохите кайда туа

27нче февральне районыбызның хаҗилары һәм хаҗияләре календарьда кызыл төс белән билгеләп куйдылар, чөнки бу аларның берләшү, алга да ел саен очрашу көне булачак. Шәһәр үзәк мәчетендә үзенчәлекле бәйрәм көне буена сузылды. Иртәнге сәгатьтән мәчет манарасыннан тирә-юньгә мөнәҗәтләр яңгырады, казанда пылау пеште, халык Аллаһ йортына агылды. Гади кешеләр генә түгел -...

27нче февральне районыбызның хаҗилары һәм хаҗияләре календарьда кызыл төс белән билгеләп куйдылар, чөнки бу аларның берләшү, алга да ел саен очрашу көне булачак.

Шәһәр үзәк мәчетендә үзенчәлекле бәйрәм көне буена сузылды. Иртәнге сәгатьтән мәчет манарасыннан тирә-юньгә мөнәҗәтләр яңгырады, казанда пылау пеште, халык Аллаһ йортына агылды. Гади кешеләр генә түгел - хаҗиләр һәм хаҗияләр. Йөзгә якын. Төрле елларда изге сәфәр кылган-ислам диненең бишенче баганасын үтәгәннәрнең беркайчан да болай бергә җыелганнары юк иде әле. Әлеге үзенчәлекле вазыйфаны үтәүчеләр гомер буе башкаларга бөтен яктан үрнәк булырга тиеш. Иң яхшы вәгазь - шәхси үрнәк. Бер-бер артлы сүз алган мөхтәсиб Илһам хәзрәт Миннегалиев, Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния Нәзарәте каршында оешкан "Хаҗ-2014" җитәкчелегенең Мамадыштагы вәкиле, үзәк мәчет имамы Наил хәзрәт Вахитов, тәэсирләрен яңарткан хаҗи Рәшит Таҗиев, хаҗия Рәсимә Гайфетдинова нәкъ шул турыда сүз алып бардылар. Мөхтәсибәттә җиде кешелек комиссия дә төзелде: аның составына хатын-кызлардан Рузалия Ибраһимова, Әлфия Сингатуллина, Рәсимә Гайфетдинова, ир-атлардан Рәшит Таҗиев, Насыйх Фазылрахманов, Нәкыйп Сәгыйтов, Хәмит Ясәвиев кертелде.

Мәҗлес "Диләрә" кафсында күркәм табын артында дәвам итте. Анда кыска вакыт эчендә үзенең максатчанлыгы, бердәмлеге, матур эшләре белән танылып өлгергән мөслимәләрнең "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе сүз алды.

Рузалия Ибраһимова, "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе:

- Мин - татар хатыны, мөселман, әни һәм әби. Шуның өчен дә фикерләрем күбрәк хатын-кызларга кагыла. Баланың яшәү рәвешен, телен, иманын ана карынында ук һәм гомерлеккә дип әнкәсе сеңдерә. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең: "Ана, ана һәм тагын бер кат ана",- дигән гыйбрәтле сүзләрен һәрберебез беләбез. Әйе, милләтнең рухын саклау Ана булган бөек затка йөкләнгән. Татар милләтеннән булуым белән чын күңелдән горурланам, киләчәк буыннар алдында үземне җаваплы тоям. Милләтне саклау гранты - ислам дине. Безгә дин һәм тормышны капма-каршы куймыйча, ике дөньяны да тигез алып барсак, яхшы булыр иде. Җәмгыятебезнең ник авыру икәнен һәммәбез аңлый. Финанс кыенлыкларыннан башка, балаларыбызны, оныкларыбызны әхлаксыз дөнья кочагыннан саклау кыенлыгы күпкә куркыта: кызыктырып, алдап, ятьмәгә алучы компьютер уеннары, эчүчелек, экраннарда тыюсыз дәвам иткән үтереш, талау, фахишәлек. Кемнең минем балам бу шаукымга иярмәс дигән ышанычы бар? Без аларны акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырлык итеп өйрәттекме? Алар безнең игътибарыбыз, яратуыбыз, җылыбыз белән уратылганмы? Әйдәгез, үзебездән башлыйк, битараф булмыйк, савап җыек. Бер-беребезгә киңәш биреп, эшләгән эшләребезгә куанып, кимчелекләрне төзәткәләп, кайбер очракларда татарга хас көнчелекне аздырмыйча, үзара низагларга чик куеп, бердәмләшеп, милләтебезгә хезмәт итик. Балаларыбызга нәсел агачларын өйрәтүне, җиде буын бабасын барлап өйләндерүне, кияүгә бирүне, димчелек традицияләрен кайтарыйк. Мәчет, мәхәллә, мәдрәсә, каршында әниләр, әбиләр, кыз балалар мәктәпләре, улларыбыз өчен гаилә хуҗасы, оста куллар түгәрәкләре оештырыйк.

Әйе, безнең төп бурыч - телебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне саклап калу һәм киләчәк буыннарга җиткерү. Татар мохитен тудыруда, ныгытуда, яшәтүдә, гаилә башкарасы эшләрне бер генә оешма да эшли алмый. Күпме генә сөйләсәк тә, белем-мәдәният учакларына, җитәкчеләргә, дәүләткә төртеп күрсәк тә, татар язмышын алар гына хәл итә алмый. Татарның киләчәге иң әвәл - ана карынында, бишектә, гаиләдә хәл ителә. "Ак калфак" балалар белән кызыклы әхлакый темага очрашулар уздыру; мәчеттә авыл тарихын, асыл затларыбызның үткәнен, шәҗәрәсен өйрәнү, аларны компьтерга кертү; димче әбиләр төркеме оештыру; ел саен хаҗи-хаҗияләр белән шушындый очрашуларда, эшләргә анализ ясап, тәҗрибә уртаклашырга тәкъдим итә. Әлеге күркәм башлангычны кунаклар барысы да хуплады.

Инде шәһәрдәшләребез арасында үзенең тыңлаучыларын тапкан, яңа кешеләрне үзенә тарткан пәнҗешәмбе вәгазен бу юлысы Алабуга җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Хәлим Шәмсетдинов сөйләде. Тәкъвалык турында вәгазь һәркемнең күңеленә хуш килде.

Нәсимә Миннеханова, хаҗия, икенче фермада яши:

- Мамадышта безнең өчен көне буе бәйрәм оештырдылар бүген. Олылыклап чакырдылар. Улым Фәнис хәзрәткә дә, үземә дә хаҗ сәфәрләре кылып кайтырга язды. Бүген хаҗи-хаҗияләр белән тагын бер кат очрашып, аралашкач, күңелләрем тулды. Аллага шөкер, улларым, оныкларым - барысы да дин юлында. Диннәр көчәйсен, бер-беребезгә итагатьле булып, игелекле гамәлләр генә кылып яшәргә язсын.

Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X