Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ташлык” шатлыгы

"Адәм баласы үлгәч, өч төрле гамәл кыямәт көненә кадәр изгелек булып торыр. Беренчесе: баласы әти-әнисенә дога кылса, икенчесе: файдалана торган изге эш һәм өченчесе: хәерле гыйлем,"-диелә хәдистә. Икенче очракта һәрвакыт файда китерә торган эш-гамәл күздә тотыла. Бу мәчет салдыру (мөселманнар кереп гел намаз укый), күпер-басма төзетү (кеше гел йөри), агач...

"Адәм баласы үлгәч, өч төрле гамәл кыямәт көненә кадәр изгелек булып торыр. Беренчесе: баласы әти-әнисенә дога кылса, икенчесе: файдалана торган изге эш һәм өченчесе: хәерле гыйлем,"-диелә хәдистә. Икенче очракта һәрвакыт файда китерә торган эш-гамәл күздә тотыла. Бу мәчет салдыру (мөселманнар кереп гел намаз укый), күпер-басма төзетү (кеше гел йөри), агач утырту (яфраклары лепердәгән саен тәсбих тартып тора) һәм чишмә ачып калдыру булырга мөмкин. Безнең авылда Ташлык чишмәсе бар. Җирле шагыйребез Афзал Нигъмәтуллин аны: "Чишмәләргә баш чишмә!"-дип атаган иде. Суы салкын, чиста һәм тәмле, сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Кунакка кайткан авылдашларыбыз да аның суын алып китәләр. Трактор белән таудан төшкәндә һәлакәткә очрап, шифаханәдә ятканда авылдашыбыз Муллаисхак Әхмәтшин шул чишмә суын соратып алдыра. Сәламәтләнеп чыгып, аннан соң да озак яшәде әле. Чишмәбезне соңгы тапкыр Ринат Сөләйманов төзекләндерде. Еллар узу белән чишмәгә инеш аркылы чыга торган басма да яраксыз хәлгә килде. Ураза гаете намазыннан соң, мәчеттә басма мәсьәләсен кузгаттык. Һәркем аны салуга үзенең физик һәм матди ярдәмен күрсәтергә ризалашты. Иртәгәсе көнне үк бу урынны таллардан чистарттык. Әлеге игелекле эшнең җитәкчесе итеп Мансур Камаловны, ярдәмчесе итеп Фазлыйәхмәт Хәкимовны билгеләп авыл халкы бик дөрес эшләде. Ришат Сәмигуллин торбалар, Рафаил Гарифуллин сайгак, Илшат Гыйләҗев эретеп-ябыштыру аппараты, Фраим Йосыпов ягулык-майлау материаллары белән булышты. Марсель Камалов эретеп-ябыштыру эшләрен башкарды. Нәтиҗәдә 10 метр озынлыктагы басма барлыкка килде. Чишмәгә кадәр 20 метр озынлыкта бетон плитәләр җәелде. Тракторчы Фәнил Сөләйманов төп эшеннән соң моны башкарырга вакыт тапты. Ир-атлар җайлап, урнаштырып тордылар, чишмә, басма тирәләрен тәртипкә китерүдә тырышып эшләделәр. Ул бик матур, нык килеп чыкты. Карт-карчыклар, бала-чагалар да курыкмыйча файдалана. Чишмәдә җырдагыча кер чайкаучылар, өмәдән соң каз юучылар да булачак әлбәттә. "Изгелек эшлә дә, суга сал, халык белмәсә, балык белер,"-дигән әйтем бар. Авыл халкы белә һәм бу изге эштә актив катнашкан 15 ир-егеткә һәм акчалата өлеш кертүчеләргә зур рәхмәтләрен укый. Хөрмәтле райондашлар! Безнең авылга килеп чыксагыз, Ташлык чишмәсенең суын эчәргә, үзегез белән алып китәргә тырышыгыз. Шифасы, дәвасы искиткеч икәненә үзегез дә инанырсыз.

РАИФ ХӘЙДӘРОВ,

Түбән Шүләнгер мәчете имам-хатыйбы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев